ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Кайбычка килде
Хәбәрләр

ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Кайбычка килде

ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Эдуард Шәрәфиев эшлекле сәфәр белән Кайбычка килде.

Депутатны Кайбыч чигендә район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина каршы алды. Сәфәр барышында алар Кече Мәме авылында Россия Герое Владимир Козин бюстына чәчәкләр салды. Геройның әнисе Анна Козина һәм волонтерлар белән очраштылар. 

— Хөрмәтле Анна Михайловна! Ватан сагында ике улын, оныгын югалткан ана буларак, сезгә илебезнең чын патриотлары, герой уллар тәрбияләп үстергәнегез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм, әлеге чәчәк бәйләмен кабул итеп алыгыз, — диде Эдуард Шәрәфиев Анна Козинага.

Һәйкәлгә, Герой бюстына чәчәкләр салганнан соң, мәдәният йортына үттеләр. Анда авылның тынгысыз йөрәкле өлкән апалары махсус хәрби операциягә җибәрү өчен маскировка сеткалары үрә иде. 

— Фронт өчен мөһим, кирәкле эш башкарасыз. Сез үргән сеткалар алгы сызыкта бик күп егетләребезнең гомерен саклый. Моны мин үзем шунда катнашкан кеше буларак та әйтәм. Башкарган хезмәтегез өчен баш иеп, олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм, — диде Эдуард Шәрәфиев, волонтерлар белән очрашканда. 

Очрашуда РФ Оборона министрлыгы ветераны Илһам Хөснетдинов, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Кайбыч районы буенча социаль координаторы Рузилә Шәрәфиева, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы рәисе Фәнис Зәйнуллин катнашты. 

Эшлекле сәфәр район балалар сәнгать мәктәбенең утырышлар залында дәвам итте. Анда махсус хәрби операция ветераннары белән очрашу узды. Очрашуда Ватан сакчылары гаиләләре комитетының район штабы җитәкчесе Екатерина Савельева, социаль фонд бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, социаль яклау бүлеге начальнигы Сәвия Тимершина, махсус хәрби операция ветераннары катнашты. 

Эдуард Шәрәфиевның Кайбычка килүенең төп максаты — районда СВО ветераннары ассоциациясенең җирле җәмәгать оешмасын оештыру мәсьәләсен хәл итү. Әлеге оешма СВО ветераннары белән турыдан- туры эшләячәк. Очрашу барышында Эдуард Шәрәфиев булачак оешманың бурычлары, башкарачак эшләре турында аңлатып үтте. 

Әлеге оешма аерым махсус хәрби операция ветераннарының гына түгел, барлык хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннарның да проблемаларын хәл итүне үзенең бурычы итеп куя. Махсус хәрби операция тәмамлангач, җиңү белән кайтачак егетләребезнең проблемалары шактый булачак. Бу оешма белән халык арасында хөрмәт казанган, дәрәҗәле кешеләр җитәкчелек итәргә тиеш. Җирле бүлекләр хәрби бәрелешләр ветераннарының барлык проблемаларын туплап, республика күләмендәге оешма җитәкчелегенә тапшыра, ә алар бу үтенечләрне республикабыз җитәкчелегенә җиткерәчәк. Димәк, әлеге оешма хәрби бәрелешләр ветераннары һәм республика җитәкчелеге арасында бәйләүче звено булып торачак, — диде Дәүләт Советы депутаты.

Очрашу азагында ул залдагыларның сорауларына җавап бирде.


Нет комментариев