21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Район Советы, башкарма комитет исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Җирле үзидарә — халыкка иң якын торучы хакимият. 17 авыл җирлеген берләштерүче районыбызда халык мәнфәгатьләрен кайгырту алгы планга куела. Һәр тармакта эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, социаль-икътисади хәлне яхшырту, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарә җитәкчесеннән һәм хезмәткәрләреннән киңкырлы белем, тырышлык, җаваплылык сорый. Гуманитар ярдәм җыю акцияләрендә дә авыл җирлекләре актив катнаша. Җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.
Нет комментариев