Туган җирен матур эшләре белән данлаучы якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Петр Чекмарев Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Якташыбызга әлеге югары бүләкне ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды. Ул үзенең чыгышында юбилярның республикабызның җирле үзидарә системасын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез зур өлешен билгеләп үтте, агрономия һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни хезмәтләре турында сөйләде, аңа ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.
1961 елның 19 июнендә районыбызның Олы Подберезье авылында туган Петр Чекмарев – үз эшенең чын остасы, фидакарь хезмәт итүнең матур үрнәге. Ул бик күп авыл хуҗалыгы белгечләренә юл ачкан Казан авыл хуҗалыгы институтын галим-агроном белгечлеге буенча тәмамлый. Авылның гади агрономы булып башлый һәм дәүләт эшлеклесе, фәннәр докторына кадәр данлы юл үтә.
Петр Чекмаревның хезмәт баскычлары соклану уята. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында эшләве, 1999–2006 елларда Тәтеш районы башлыгы булуы, "Чиста кыр" агросәнәгать корпорациясе генераль директоры вазифасын башкаруы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты кебек югары дәрәҗәле урыннарда нәтиҗәле эшләве аның киң колачлы белгеч булуын исбатлый.
Тәтеш районы администрациясе башлыгы булып эшләгән елларында Петр Александрович әлеге төбәкнең социаль-икътисади үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. Әлеге зур хезмәтләре өчен аңа "Тәтеш муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән мәртәбәле исем бирелә.
Шул ук вакытта Кайбыч районы халкы да якташыбыз белән хаклы рәвештә горурлана. Аның тормыш һәм хезмәт юлы – туган җиргә, сайлаган һөнәргә һәм бөтен республикага тугры хезмәт итүнең горурланырлык үрнәге. Якташыбызны олы бүләге һәм юбилее белән котлап, аңа яңадан-яңа үрләр телибез.
Нет комментариев