Хөрмәтле кайбычлылар!
Хәбәрләр

Хөрмәтле кайбычлылар!

Яңа ел белән!

Рафаил Щукин, «Йолдыз» кооперативы рәисе һәм кооператив әгъзалары, Чүти авылы: 

— Хөрмәтле кайбычлылар! Теләсә кайсы яшьтәге һәм дәрәҗәдәге кешеләр өчен Яңа ел — һәрчак могҗиза ул. Ап-ак карларга күмелгән бәйрәмебез мөбарәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләребез ризык тулы булсын. Эшләребез уң барсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яннарыгызда булсын! Яңа ел белән!


Нет комментариев