Хөрмәтле кайбычлылар!
Хәбәрләр

Хөрмәтле кайбычлылар!

Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне белән кайнар котлыйм.

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры: 

— Хөрмәтле кайбычлылар! Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисади үсешнең, халкыбыз иминлегенең мөһим шарты булып тора. Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү нигезенә әйләнде. Күпмилләтле районда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.


Нет комментариев