Без — халык сәламәтлеге сагында.
Район үзәк больницасының баш табибы Гөлнара Сафиуллина шәхсән үзе һәм район медицина хезмәткәрләре профсоюзы исеменнән хезмәттәшләрен котлый:
— Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, озак еллар намуслы хезмәт куеп, ялга чыккан ветераннар! Әгәр җирдә мәңгелек һөнәрләр бар икән, медицина хезмәткәренең һөнәре нәкъ шундыйлардан. Гиппократ вакытларыннан бирле тән һәм җанны дәвалау иң авыр да, иң намуслы да эш булып кала. Үзәк больница коллективы, авыллардагы фельдшер-акушерларның барысы да кеше гомере өчен көрәшә, профилактик эшчәнлек алып бара. Медицинага очраклы кешеләр килми. Кызгана белү, шәфкатьлелек, кешелеклелек —безнең һөнәри эшчәнлек әнә шул принципларга таяна. Һәм бу ак халатлы һөнәр ияләрен үз хезмәтләренә җаваплы карарга мәҗбүр итә. Үз мөһимлеге һәм катлаулылыгы буенча медик һөнәре бер генә һөнәр белән дә тиңләшә алмый. Бәйрәм белән котлап, барлык хезмәттәшләремә дә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Нет комментариев