Безнең җәмгыятьтә эшләп лаеклы ялга чыккан барлык пенсионерлар да кадер-хөрмәткә лаек.
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле өлкәннәребез! Безнең җәмгыятьтә эшләп лаеклы ялга чыккан барлык пенсионерлар да кадер-хөрмәткә лаек. Сез бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык кебек сыйфатлар таратучылар. Эшкә җаваплы карашыгыз белән үрнәк булып торасыз, белемегез, бай тәҗрибәгез белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь буында хезмәт сөючәнлек тәрбиялисез. Үткән елларыгыз сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим.
Нет комментариев