Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Хәбәрләр

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!

Полиция бәйрәме котлы булсын!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый: 

— Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм. Сез район халкының тыныч тормышын, иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәсез. Законнарның үткенлеген һәм гаделлекнең чын мәгънәсен гәүдәләндерәсез. Һәр көнне, һәр сәгатьне иминлекне саклап, үз бурычыгызны намус белән башкару — зур җаваплылык һәм күп көч сорый торган эш.

Ветераннарга аерым рәхмәт! Бай тәҗрибәгез, хезмәт традицияләрегез — яшь хезмәткәрләр өчен иң кыйммәтле мирас. Сез аларны гына түгел, бөтен коллективны ныклылыкка, намуслы булырга һәм халыкка тугрылыкка өйрәтәсез.

Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре алдында аеруча катлаулы һәм мөһим бурычлар тора: гражданнарның һәм җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында татулыкны ныгыту, ришвәтчелек һәм башка хокук бозуларны кире кагу буенча системалы эш алып бару. 

Һөнәри осталыгыгыз, җаваплы булуыгыз, көндәлек фидакарь һәм киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык­лы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим! Тормышыгыз һәрвакыт шатлыклы вакыйгалар белән тулып торсын, ә эшчәнлегегез кешеләрнең хөрмәте һәм ихтирамы белән үрелеп барсын!


Нет комментариев