Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән чын күңелемнән кайнар котлыйм.
Рәшит Ярхәмов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз:
— Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, якташларым! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән чын күңелемнән кайнар котлыйм. Сез барыгыз да — җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз — Ватанга тугрылык, туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез. Еллар узса да, кыйммәте беркайчан да югалмый торган зур бәйрәм бу. Авылыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Ирләре һәм уллары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган аналарның, хатыннарның ачы кайгысын, ачлыкны, блокада газабын бәяләп, сүз белән тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Тормышның кырыс шартларында сынмаган халкыбызның рухи ныклыгын гәүдәләндерүче бу бәйрәмдә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле тормыш һәм уңышлар телим!
Нет комментариев