Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен кешегә иң беренче чиратта батырлык, кыюлык, чыдамлык, принципиальлек һәм кеше гомере өчен җаваплылык хисе тоя белү кирәк.
Альберт Шәфиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге начальнигы, подполковник:
— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарабыз! Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен кешегә иң беренче чиратта батырлык, кыюлык, чыдамлык, принципиальлек һәм кеше гомере өчен җаваплылык хисе тоя белү кирәк. Хезмәтебезнең мәгънәсе — гражданнарның хокук һәм ирекләрен саклау. Полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Ике арада ышанычлы мөнәсәбәтләр булган очракта җинаятьләр дә тизрәк ачыклана, административ хокук бозу очраклары да вакытында юк ителә. Ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора, бүлек эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүне дәвам итә. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләребезгә иминлек телим.
Нет комментариев