Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарабыз!
Хәбәрләр

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарабыз!

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез — Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм

Альберт Шәфиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы:

— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарабыз! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез — Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм. Иңнәребезгә бик зур җаваплылык: законлылык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Сайлаган һөнәребез авыр да, катлаулы да. Безнең сафта бары тик тәвәккәлләр генә атлый ала. Коллективыбызда үз эшенең осталары күп. 
Ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора, бүлек эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүне дәвам итә. 
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, күңел күтәренкелеге, алдагы көннәргә оптимистик караш, җаваплы хезмәтебездә яңа уңышлар телим.


Нет комментариев