Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ял көннәрендә “Кайбыч” боз мәйданы ничек эшли?

"Кайбыч" боз мәйданы Олы Кайбыч халкының гына түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең дә яраткан ял итү урынына әверелде. Биредә көн саен ял итүчеләр саны арта бара.

Мисал өчен, 5 гыйнвар кичендә монда тимераякта шуучылар саны алтмышка якын иде. Мин "Кайбыч" боз мәйданы администраторы Марат Михайловтан ял көннәрендә боз мәйданының эш вакытлары белән кызыксындым. Аның әйтүенчә, биредә эш иртәнге 10 нан 12гә кадәр, кичен исә, 19 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр һәр теләгән кеше тимер аякта шуа ала. Үзе белән тимер аяк алып килүчеләргә керү бәясе олыларга - 50 сум, балаларга - 30 сум. Әгәр биредән тимераяк алырга теләсәләр олыларга - 50 сум, балаларга - 30 сум. Ял көннәрендә укучылар класслары белән килсә, керү дә, тимераяк алу да - 20шәр сум. "Тимер аяклар монда 39 пар, килегез, рәхәтләнеп ял итегез", - ди Марат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял көннәрендә “Кайбыч” боз мәйданы ничек эшли?