Россиялеләрне киләсе кыска эш атнасы ноябрьдә генә көтә.
Чираттагы бәйрәм көне 4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк. Моңа кадәр ил халкын 20 тулы эш атнасы көтә, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.
«Элек расланган җитештерү календаре нигезендә, бездә 4 ноябрьгә кадәр эшләми торган бәйрәм көннәре юк, шуңа күрә тулы эш атналары булачак», — диде Нилов.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев