Кадерле райондашлар!
Хәбәрләр

Кадерле райондашлар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм.

Рәшит Ярхәмов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз: 

— Кадерле райондашлар! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм. Күңел көрлеге, зирәклек, сабырлык кебек күркәм сыйфатларны, беренче чиратта, өлкән буын кешеләренә хас дип әйтәләр. Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Тарихи традицияләрне һәм буыннар алмашын саклап калып, нәкъ менә сез, үзегезнең аяусыз һәм тырыш хезмәтегез белән бүгенге — балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана торган тормышны барлыкка китердегез. Лаеклы ялда булсагыз да, кайберләрегез эшләвегезне дәвам итә, җәмәгать эшләрендә һәм яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүдә актив катнаша. Сезнең күңел юмартлыгы, ачык йөзегез безнең өчен һәрчак үрнәк булсын.


Нет комментариев