«Күрше» фестивале кысаларында узучы татар фатирниклары (квартирниклар) — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Татарстанның шәһәрләрне үстерү институты тарафыннан оештырылган махсус мәдәни проект.
Чаралар республиканың 12 муниципаль районында, шулай ук Кайбычның «Имәнлек» ял паркында да зурлап үткәрелде.
Сентябрьнең җылы киче бик күңелле узды, анда рәхәтләнеп ял иттеләр. Эш сәгатьләреннән соң, паркка җыелдылар. Бу бәйрәм бөтен районны колачлады, анда барлык авыллардан да диярлек килгәннәр иде. Оештыручылар матур итеп кунакханә дә бизәп куйган. Андагы матур келәмнәр, винтаж җиһазлар һәм ретро-декор бүлмәгә нидидер затлылык өсти сыман. Өстәл түрендәге самавырда чәй кайный, татар халкының милли ризыкларыннан бай табын да әзерләгәннәр.
Кунакларны бушлай сыйладылар. Эскәмияләр, йомшак урындыклар да куйганнар. Бу урын элеккеге заманда күршеләр бергә җыелып утырган ишегалларын хәтерләтә.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында нәшер ителгән «Күрше хәбәрләре — Соседские вести» газетасының беренче махсус санын да тараттылар. Кемдер аны шунда ук укый башлады, кайберәүләр, көзге җылы кояштан качарга теләп, кәгазьдән кепка ясады.
Казаннан килгән җырчы Гөлфия Мотыйгуллина рус һәм татар халык җырларын караокега кушылып башкарды. Виртуоз баянчы Газинур Равиловның шулкадәр оста уйнавына сокланмаган кеше калмагандыр.
— Баянчы, тамашачылар соравы буенча, төрле жанрдагы әсәрләрне уйнады, халкыбыз җырларына язылган көйләрне яңгыратты. Мин музыка уен коралларында уйнаучыларга аерым хөрмәт белән карыйм, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Арыслан авылы клубы мөдире Надежда Кучумова.
Кайбыч тамашачылары яратып өлгергән үзебезнең талантлар — Морза Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов, Кече Кайбыч авылыннан Рәисә Бикмуллина да халкыбыз җырларын тамашачы күңелен әсир итәрлек итеп башкарды.
Бәйрәм музыка белән генә чикләнмәде. Шашка, шахмат һәм өстәл теннисы уенында катнашучылар да күп иде. Балалар өчен аерым уен мәйданчыгы эшләде.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты фонды проектлары кураторы Петр Платонов әйтүенчә, «Күрше» фатирнигы Татарстан Республикасы Рәисенең күрсәтмәсе һәм ярдәме белән үткәрелә.
—Проектның төп максаты — төрле милләт кешеләре арасында күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту, яңа дуслар табарга булышу, бергәләп җырлап утыру һәм чәй эчәргә җыелу, ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә бәйрәмнәр оештыру, күршеләрне берләштерү, милли җыр-биюләрне саклау һәм моңа яшьләрне җәлеп итү. «Фатирник» сүзе русча «квартирник» төшенчәсеннән татарчалаштырып алынган. Ул гадәти концертлардан үзенең җылы, өйдәгечә һәм дусларча мохиты белән аерылып тора, — диде Петр Платонов.
Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллинаның чыгышы рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.
— Фатирнигта төрле милләт кешеләре төрле телләрдә җырлады: татарлар — рус телендә, руслар — татарча. Бу кичә һәркемгә якты хисләр бүләк итте, ял итү, чын күңелдән аралашу һәм яңа танышулар өчен бик яхшы сәбәп булды, — диде.
Кайбычтагы беренче тапкыр үткәрелгән «Күрше» фатирнигы чын бәйрәм өчен зур сәхнә кирәкмәвен исбатлады. Тамашачыларга тере музыка, кайнар чәй һәм яхшы күршеләр булу да җитә.
Нет комментариев