Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казан имамы мөселман ир-атларына чәчләрен буярга ярыймы-юкмы икәнен әйтте

Мөселман ир-атларына чәчләрен кара төскә буяу тыела.

Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Кайбер ир-атлар яшьрәк күренергә тырыша һәм чал чәчләрен карага буйый. Менә миңа әле 40 яшь кенә булса да чәчем ап-ак диярлек. Әйе, кайчакта чал чәчне буярга кирәк дигән уй туа. Ләкин шул ук вакытта ак чәч ир-атны бизи», — дип аңлатты имам.

Ул хатын-кызларга карата мондый тыю юк һәм алар чәчләрен теләсә нинди төскә буйый ала, дип өстәде.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев