Мөслим районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән
15 июньдә Мөслим районында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Changan автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, машина юл читендәге кюветка төшеп китеп, әйләнеп капланган.
Фаҗигада имгәнгән 25 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Йөртүче һәм тагын бер пассажир җәрәхәтләр алган. Һәлакәтнең барлык шартлары ачыклана.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев