Сәлимгәрәев сугыш ветераны, журналист Александр Маловны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Хәбәрләр

Сәлимгәрәев сугыш ветераны, журналист Александр Маловны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист һәм язучы, Казанда яшәүче Александр Малов үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

Бу дата белән юбилярны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады — ул Маловка котлау телеграммасы юллады.

Телеграммада аңа илне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә керткән өлеше, гражданин, журналист һәм язучы буларак актив иҗтимагый позициясе, шәхси батырлыгы, армый-талмый башкарган хезмәте һәм тормыш сөючәнлеге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерелә. Александр Малов горурлык һәм тормышка мөнәсәбәт үрнәге, дип атала.

Ветеранның ун китабы бастырып чыгарылган, аларның һәрберсе чор билгесе һәм намуслы, битараф булмаган сүз үрнәге булып тора. Аның әсәрләре арасында — «Юность моя опалённая», «В центре событий века», «По маршрутам опалённой молодости» һәм башка автобиографик әсәрләр. 2020 елда бастырылган «На войне. О войне. Без войны» китабы Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

2025 елда Александр Малов «Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсында Гран-при иясе булды. Ул күп еллар сугыш ветераннары комитетында матбугат сәркатибе булып эшләгән.

Алесандр Малов Кайбыч районының Мәлки авылында туып-үскән.

Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/salimgaraev-sugys-veterany-zurnalist-aleksandr-malovny-100-yaslek-yubilee-belan-kotlady-5930074 


Нет комментариев