Шүширмә атамасы тарихи язмаларда беренче тапкыр 1395 елда телгә алына.
Безнең авыл янында Япанча дигән зур шәһәр була. Ул җирне хәзер Калачы дип йөртәбез. Бу шәһәр белән хатын-кыз идарә иткән. Ире үлгәч, хан аңа бу шәһәрне ышанып тапшырган. Аның өч улы була. Шәһәр байлыгы белән аерылып торган, тирә-як авыллар белән дә тату яшәгән. Бу турыда Болгар ханы белә.
Аңа, шундый Япанча дигән бай шәһәр бар, салым түләми, буйсынмый диләр. Хан үзенең Нурутхан дигән улын 2000 гаскәр белән шәһәрне буйсындырырга дип җибәрә. Тик гаскәр Япанча шәһәрен ала алмый, ә тирә-юньдәге Шүширмә, Өтәк дигән авылларны туздыра һәм 12 чакрымга китеп басалар. Алар шәһәрне буйсындырырга тагын өстәмә 2000 кешелек гаскәр чакыра. Имәнкискә дигән полководец белән тагын гаскәр килә. Шулай 4000 гаскәр белән шәһәрне алалар, яндыралар. Исән калучылар, Шүширмә авылы халкы да Иделнең теге ягына чыгып китә. Күптән түгел Фәргать Әхмәтшин Япанча авылы шушы Япанча шәһәре белән бәйләнештә булырга тиеш шикелле дип сөйләде. 1645 елдан 1652 елга кадәрге писцовая книгада шундый язма барлыкка килә: "Деревня Старая Шушерма находится на реке Шушерма, 3 дома помещичьих: Айтуганов, Новочиркин, Байчиркин".
Безнең авылыбызның төп урыны Норлат юлы өстендә була. Авылның исеме Шибяз була. Ул тарихи язмаларда Барлакское урочище дип телгә алына (Барлак урманы дигән җир бар). Шунда барлаклар дигән кешеләр торган. Шулардан өч кеше Гордеево авылы алпавытына эшкә бара. Алпавыт эшләүчеләргә яхшы түләгән: бал, акчалата исәп-хисап ясаган. Әйләнеп кайтканда, бу өч кеше чишмәләр янына килеп чыга. Чишмәләр күп була, берничәсе инеш булып ага. Сулы җир булгач, монда күчеп килергә кирәк, дигән фикергә киләләр, чөнки теге Шибяз авылы олы юл буенда тора. Руслар узып барганда, җир эшкәртә торган яхшы атларны күреп, атларын гел алыштырып китә торган булган, чукындырырга да тырышканнардыр инде. Күченеп килергә дип киңәшкә киләләр. Шул кешеләр монда күченә. Һәм иң зур инеш янындагы чокыр буена Тәлгать абый Сәгыйтовлар урнаша. Боларның монда килеп урнашуы нәрсә белән исбат ителә? Шул турыда язма да бар. Монда килеп урнашкач, урман кисәргә дип, Салачы авылы каршына киләләр. Салачы алпаваты, үз крестьяннарын чыгарып, урман кисәргә килүчеләрне кыйната. Шуннан соң авылның Юсупов дигән старостасы шикаять яза: "Челом бьет Шибязово авыл халкы" (җәя эченә Шүширмә дип куя). Димәк, Шүширмә шул вакытта була инде.
1880 елда туган мулла Хәялетдин абзый Ибраһимов сөйләве буенча, теге өч кеше килеп чыккан чишмә буенда үсеп торган талга оя ясаган умарта кортларының балы агып, чишмә суы баллы булып торган, имеш.
Шушы күченеп килгән кешеләр инеш аккан тирәлеккә урнаша. Бу 1760 еллар була. Әлеге урында Шүширмә 1760 елдан яши, димәк. 1858 елда авылда йөздән артык йорт була. Яр буйлап урнашалар. Анда әле безнең як урамнар, Баку урамы булмый. Ул урыннарда чәчүлек урыннар гына була. Шул вакыттагы карта бар, анда барысы да Шүширмә авылы дип язылган.
Мин музейга тапшырган 1911 елгы картада Шүширмәдә 250 хуҗалык булуы, анда 1500 кеше яшәве күрсәтелә. Мулла Хәялетдин абзый Ибраһимов сөйләве буенча, авыл халкы бай, җитеш тормышта яшәгән. Анда ике катлы йортлар булган, кырдагы игеннәр суктырылмаган килеш ындырда көлтәдә шул килеш торган, чөнки бик күп уңыш алынган. Моның сәбәбе шунда: безнең авылның Сабир Бикмурзин дигән кешесе өяз судьясы булып эшләгән. Ул Бахчасарайда университет бетергән, мулла да булып торган. Өяз судьясы булгач, Гордеево, Каеп, Әҗәле алпавытлары белән сөйләшеп, ул Шүширмәгә Бәрледән башлап, Әҗәленең хәзерге комплексы торган җиргә кадәр җир алып бирә. 1904 елны Гордеево алпавыты урманын кисә. Сабир абзый шул урманны да шүширмәлеләргә алып бирә.
Халык күп төзи, Баку урамы барлыкка килә. Болар Хәялетдин мулла сөйләгәннәрдән. Аның әйтүе буенча, безнең авыл 1913 елга кадәр ачлыкны белмәгән, бөтен әйберебез мулдан иде, ди.
Мулла абзый 1898 елда авылда яңгын чыгуы, сигез йорт януы турында сөйләгән иде. Шул йортның берсендә авыл тарихы була, аны мулла язып барган. Шушы йортларның берсе янмый кала. Хәмидулла бабай, кеше янгын сүндергән вакытта намазын укып, үзенең йортын саклап кала.
1918 елның 22 июнендә Борындыкка ак чехлар керә. Алар анда өч көн тора, активны аталар. Шүширмәгә менәләр, тик безнең авыл активы чокыр буйлап качып өлгерә.
Мөдәррис Сабиров, төбәк тарихы белән кызыксынучы, Шүширмә.
Нет комментариев