Татарстан трассасында «Лада» белән бәрелешкән «Ваз» йөртүчесе һәлак булган
Хәбәрләр

Татарстан трассасында «Лада» белән бәрелешкән «Ваз» йөртүчесе һәлак булган

Кичә кич Татарстанның Сарман районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 25 яшьлек ир-ат идарә иткән «ВАЗ» автомобиле «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «ВАЗ» йөртүчесе урында ук үлгән. Кадрлардан күренгәнчә, автомобиль тулысынча диярлек янып беткән. Булган хәлнең шартлары ачыклана.


Нет комментариев