Татарстанда бүген яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә, көндез +28 градуска кадәр җылы булачак
Хәбәрләр

Татарстанда бүген яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә, көндез +28 градуска кадәр җылы булачак

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, көндез һәм кичен яшенле яңгыр явуы көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеоүзәгендә.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 14 метр, яшен вакытында 15-17 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә температура +12..+17 градус булды, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.


 


Нет комментариев