Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән котлавымны кабул итеп алыгыз.
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән котлавымны кабул итеп алыгыз. Сезнең тормыш — фидакарь хезмәт, батырлык һәм югары әхлаклылык үрнәге. Зирәклегегез, якты һәм яхшы киләчәккә зур өметләр баглавыгыз, олы күңелле булганыгыз өчен бик рәхмәтлебез. Без сезнең алда бик бурычлы һәм беркайчан да көндәлек кайгыртусыз калдырмабыз. Җәмгыятебездә дә хуҗалык үсешенә зур өлеш керткән пенсионерлар бик күп. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Янәшәгездә һәрвакыт яраткан балаларыгыз, оныкларыгыз, чын дусларыгыз булсын иде. Озак яшәгез, бәхетле булыгыз, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә насыйп итсен.
Нет комментариев