Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбыч районында чыгарылыш кичәләре дәвам итә

Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза инде. Әле бер ай элек кенә Кайбыч районының 98 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлаган иде, инде күп кенә мәктәпләрдә өлгергәнлек аттестаты тапшыру тантаналары узды, чыгарылыш кичәләре гөрләде.

Район мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Светлана Петрова хәбәр иткәнчә, быел мәктәпне "биш"ле билгеләренә генә тәмамлау турындагы аттестат һәм «Укудагы уңышлары өчен» Россия медален Кайбыч районының 11 чыгарылыш класс укучысы лаек булды. Алар -Олы Кайбыч мәктәбеннән Язгөл Әбүбәкерова, Диана Александрова, Маргарита Пашанина, Гүзәл Сафиуллина, Булат Шаһивәлиев, Чүти мәктәбеннән Динара Әхмәтшина, Иске Тәрбиттән Евгения Петухова һәм Юлия Петухова, Олы Подберезьедан Анна Чекмарева, Федоровское мәктәбеннән Анастасия Ковалёва һәм Регина Хисамиева. Регина шулай ук "Укудагы аерым уңышлары өчен" Татарстан медаленә дә лаек булды.
Район мәктәпләрен тәмамлаучыларның өчтән бере - 32 укучы Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алган, медалистларның бишесе шушы белем йортыннан. Бу мәктәп үзенең дәрәҗәсен төшерми, укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә биредә белемле, сәләтле һәм тәрбияле балалар үсә. Бу атнаның беренче көнендә биредә чыгарылыш кичәсе узды.
Әлеге онытылмаслык тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.Чыгарылышларның шатлыгын уртаклашырга укытучылары, әти-­әниләре, якыннары, дуслары да килгән иде. Сәхнәдән мәктәп тормышының якты мизгелләрен туплаган видеороликлар күрсәтелде. Мәшәкатьсез балачак артта калып, аны кайтару мөмкин булмаганга һәркемгә бераз ямансу.
-Районыбыз мәктәпләрен быел тәмамлаучы 98 егет һәм кызның аттестат алуларына мин чиксез шат, -диде Альберт Рәхмәтуллин үзенең чыгышында. -Димәк, сез бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, мәктәптә алган белемнәрегезнең ныклы булуын күрсәттегез. Әлеге чыгарылыш класс безгә аеруча кадерле: сезнең арада оста биючеләр дә, төрле олимпиада һәм ярышларда җиңү яулаучылар да бар. Барыгызга да тормышта үз урыныгызны табып, лаеклы кешеләр булуыгызны телим. Россия, Татарстан, Кайбыч районының киләчәге сезнең кулда, чыгарылышларыбыз!
Укучыларга аттестатлар, аерым уңышларга ирешүчеләргә Мактау кәгазьләре бирелде. Һәр чыгарылыш укучысы яраткан мәктәбендә үз эзен калдырган, шуңа күрә алар "Мәктәп сәхнәсе йолдызлары" да, "Иҗади шәхес" һәм "Чып-чын бөркетләр" дә. Мәктәп директоры Алия Биккулова, яшүсмерләрне сәламләп, мәктәпне тәмамлаулары белән котлады, изге теләкләрен ирештерде.
Чыгарылышлар Рушан Гыйниятуллин, Алим Ибраһимов, Камилә Мөбәрәкшина, Илнур Хикмәтуллин, Радик Җамалетдинов укытучылары һәм әти-әниләре адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
-Унбер елга сузылган бу озын юлны бергә уздык. Барысы өчен дә рәхмәт, - диде Гүзәл Сафиуллина.
Кичәдә беренче укытучылары бүгенге чыгарылышларның нинди булуларын искә төшереп, алар белән булган кызык хәлләрне сөйләде.
Аларга без дә тормыш юлларында авырлыклар очраса, югалып калмауларын, куйган максатларына ирешүләрен телибез. Хәерле юл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында чыгарылыш кичәләре дәвам итә