Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары да катнашты. Утырышны комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча төп мәсьәлә - яшүсмерләрнең күзәтүчесез калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау каралды. Полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина чыгышында яңгыраганча, агымдагы елның тугыз аенда районда балигъ­лык яшенә җитмәүчеләр тарафыннан кылынган биш җинаять эше теркәлгән. Ул аларның һәрберсенә аерым тукталды, мондый күңелсезлекләрне булдырмас өчен әти-әниләр тарафыннан контрольне арттырырга һәм барлык профилактика органнарына да әлеге юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк дигән фикерен ирештерде.
Алга таба сүз мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларына бирелде. Алар чыгышыннан күренгәнчә, мәктәпләрдә яшүсмерләр арасында профилактик эш һәрдаим алып барыла. Әлеге мәсьәлә ата-аналар җыелышларында күтәрелә, тематик класс сәгатьләре, профилактик утырышлар үткәрелә, укучылар төрле түгәрәкләргә һәм дәрес­тән тыш эшләргә җәлеп ителә, арада хәтта "риск" төркемендәге балаларның кичке сәгатьләрдә урамда йөрүләрен билгеләп баручы мәктәп тә бар икән.
Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова яшүсмерләр үзләре кылган һәр гамәл өчен җа­вап­лылык хисе тоярга тиешлегенә басым ясады.
- Мәктәпләрдә хокук сак­лау органнары катнашында конкрет мисаллар китереп, тәртип бозган өчен күрелүче чараларны аңлатып дәрес-очрашулар үткәрергә тәкъдим итәм, - диде ул.
Прокурор ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов исә мәктәп эчендәге кечкенә генә тәртип бозуны да яшереп калдырмаска, вакытында тиешле чарасын күрергә һәм профилактик эш алып барырга кирәклеген әйтте.
Чыннан да, "Чирен яшергән - үлгән" дигәндәй, кечкенә кебек тоелган тәртип бозу да тора-бара җинаятькә кадәр барып җитәргә мөмкин. Шуңа күрә профилактика органнары проблемага күз йоммыйча бердәм эш алып барсын иде.
Комиссия утырышының икенче өлешендә беркетмәләр каралды. Аларның берсе - кичке сәгать уннан соң урамда йөргән яшүсмернең опекунына - абыйсына төзелгән һәм ул беренчесе генә булып чык­мады. Утырышта яшүсмер белән әңгәмә үткәрелде, аны үз янына сыендырып, өстенә тәрбия җаваплылыгы алган абыйсының йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгеллеге әйтелде.
- Унсигез яше тулмаганнарның кичке сәгатьләрдә урамда йөрү вакытын чикләү турындагы закон нәкъ менә сезнең иминлегегезне һәм сәламәтлегегезне кайгыртып кабул ителгән, аны үтәргә кирәк, - диде Илмас Гарәфетдинов үз гаебен таныган егеткә.
Чираттагы беркетмә исерек ата белән анага төзелгән иде. Утырышка әни кеше үзе генә килгән, әти кеше эчкечелектән дәвалана булып чыкты.
- Рейд барышында әлеге ике балалы гаиләдә булдык. Өйдә салкын, җыештырылмаган, балаларга ашарга пешерелмәгән, ир дә, хатын да исерек иде, - диде Фәния Кәлимуллина.
Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, аек чагында әлеге ир белән хатынның үзләрендә дә, өйләрендә дә тәртип, балалар да тырышып укый.
- Эчтем, ялгыштым, бүтән кабатламыйм, ирем дә, мин үзем дә дәваланабыз, - диде исерткечкә үрелүенә үкенүче ханым. Ул әйткән сүзендә торыр дип ышанасы килә.
Утырыш азагында каралган эшләр буенча карарлар кабул ителде. Ике яшүсмер, һәм бер гаилә, төзәлү сәбәп­ле, ведомствоара исәптән төшерелде, бер гаилә исә ана кешенең исерткеч эчемлекләр куллануы сәбәпле, исәпкә куелды.
Менә шундый ялгышлар һәм язмышлар. Ялгышлар төзәтелер һәм бүтән кабатланмас, ә язмышлар бары яхшы гына язылыр дип ышанасы килә әлеге утырыштан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы у...