Агымдагы елның 18 сентябрендә безне Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көтә. Әлеге сайлауларга әзерлек башланды инде. 22 майда башлангыч тавыш бирүнең бердәм көне узачак. Татарстанда депутатлыкка кандидатлар сайлаучылар белән очрашуларны башлап җибәрде. Узган атнаның җомгасында безнең районда да башлангыч тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар белән очрашу булды.
Олы Кайбыч мәдәният йортында депутатлыкка кандидатларны тулы зал белән каршы алдылар. Бу кайбычлыларның илебезнең сәяси тормышында актив катнашуларын, аның киләчәгенә битараф булмауларын дәлилли. Республика территориясендә башлангыч тавыш бирүне үткәрү буенча вәкаләтле орган - Татарстандагы оештыру комитеты әгъзасы Надыйр Хәйруллин депутатлыкка дәгъва итүче җиде кандидат белән таныштырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысын да Кайбыч халкы исеменнән сәламләде һәм сайлауларның оешкан төстә узачагына ышанычын белдерде. Кандидатлыкка кандидатларга үзләре, эшчәнлекләре һәм сайлау алды программасы белән таныштыру өчен төп-төгәл җиде минут вакыт бирелде. Аннан соң залда яңгыраган сорауларга җавап бирделәр. Иң беренче булып Марат Бариев чыгыш ясады. Ул 1961 елда Казан шәһәрендә туган, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2011 елдан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Аңа кадәр Татарстанда Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык белән идарә иткән. Депутат ГТО нормалары кертү һәм спорт турындагы законнарны тагын да камилләштерүне, шулай ук эшчәнлегенең төп юнәлеше булган "Яшьләр сәясәте турында"гы закон кабул итүне үзенең төп бурычларының берсе дип саный.
- Норматив база булмыйча торып, нинди сәясәт алып барырга, аны ничек камилләштерергә мөмкин соң? Хәзерге норматив-хокукый база шактый искергән инде. Дәүләт һәм яшьләр арасындагы үзара социаль бурычлар турында фикер алышканда, нәкъ менә "Яшьләр сәясәте турында"гы закон хокукый мөнәсәбәтләрнең нигезе булып тора, - диде депутат.
Аннан соң мөнбәргә Илдар Гыйльметдинов күтәрелде. Ул 1962 елда ТАССРның Кама Тамагы районының Келәнче авылында туган, Казан педагогия институтын тәмамлаган. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты әгъзасы, партиянең "Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше" проекты җитәкчесе, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, балалар бакчалары, авыл юллары төзелешенә кагылышлы программаларны тормышка ашыруда катнаша. Кама Тамагы районында яшьләр командалары арасында ел саен РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов призына хоккей турниры үткәрелә.
-Проектларның күбесе гамәлгә ашырылды инде, әмма бу юнәлештәге эшчәнлегебез дәвам итә әле. Илебездә мәктәп укучылары спорт белән бушлай шөгыльләнә алсын өчен тырышырга кирәк безгә, - диде депутат.
Очрашуда шулай ук «ЗНАТЬ» ҖЧҖ Юридик үзәкнең генераль директоры Демид Емельянов, шәхси эшмәкәр Максим Конов, сәләтле балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итүче "Йолдызлык" республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин, үсеш буенча "АМИ-күчемсез милек" ҖЧҖ директоры Эдуард Шәрәфиев чыгыш ясады.
Әлеге очрашуда катнашучыларның күбесе кем өчен тавыш бирәчәген белә инде.
- Мин алда торган сайлауларда Илдар Гыйльметдинов кандидатурасына тукталачакмын. Ул, Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты буларак, халык ышанычын аклады инде, эшчәнлеге - күз алдыбызда. Безнең районда төзелгән бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы да, спорт мәйданчыклары да партия проекты нәтиҗәсе. Мин булачак депутатлардан халыкның тормыш шартларын тагын да яхшыртуны өмет итәм: бар кешенең дә эш урыны булсын, хезмәт хаклары артсын, районыбыз һәм илебез чәчәк атсын, - диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова.
"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге рәисе Александр Акрымов та фикерен җиткерде:
- Безнең вакыт дәвамында сыналган, матур эшләре белән танылган гамәлдәге депутатларыбыз бар. Кичүдә атларны алмаштырмыйлар, диләрме әле? Алдагы сайлауларда да мин аларның безнең белән калуларын телим, - диде ул.
Район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин болай диде:
-Бүген сайлаучылар алдында чыгыш ясаган җиде депутатның икесе - хәзер дә Дәүләт Думасы депутаты булып тора. Икесенең дә бай эш тәҗрибәсе бар. Мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәр буларак, миңа спорт, яшьләр сәясәте буенча куелган бурычлар якынрак. Илдар Гыйльметдинов чыгышларын еш ишетергә туры килә, ул мәгариф профсоюзы җыелышларында да, башка чараларда да даими катнаша, эшчәнлеге турында мәкаләләр дә еш басыла. Депутатлыкка кандидатлар башка бурычларны да үз өстенә алган. Алар халкыбыз өчен тырышыр дип уйлыйм.
Нет комментариев