Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычта эшче яшьләр форумы узды

Кайбычта беренче тапкыр эшче яшьләр форумы узды. Ул көнне Олы Кайбыч мәдәният йортына 35 яшькәчә булган кайбычлылар җыелган иде. Форумның төп оештыручысы - "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты.

Залда алма төшәрлек тә урын юк. Райондагы төрле оешмаларда, агрофирмаларда эшләүче яшьләр, шау-гөр килеп үзара сөйләшәләр, гөрләшәләр. Бу форумның максаты да бит авылда яшәүче яшьләрне, яшь эшче көчләрне барлау, аларның фикерләрен тыңлау һәм берләштерү. Бер-бер артлы Россия һәм Татарстан гимн­нары яңгырый. Зал, аягүрә басып, гимн тыңлый, күз алдына туган ил киңлекләре килә, үз илең, туган җирең белән горурлану хисе уяна. Аннан соң, оештыручылар яшьләрне дүрт төркемгә бүлеп, төрле "тукталышларга" җибәрделәр. Беренче тукалышта 40-50 кеше бергә басып күңелле бию өйрәндек. Икенче тукталыш - "Мәрхәмәтлелек психологиясе" дип атала иде. Анда үзебезнең төркемдәге егетләр-кызлар кара-каршы бастык та, бер-беребезгә якты, матур сүзләр әйттек, кеше белән аралашканда елмаюның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладык. Өченчесе - музыкаль тукталышта безне Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова каршы алды. Анда Россия һәм Татарстан гимннарының сүзләрен өйрәндек, җырлап карадык. Уйлап карасаң, арабыздан ничә кеше бу патриотик рухтагы җырларның эчтәлеге белән таныш икән?! Ә белергә кирәк! Дүртенче тукталышта Колаңгы китап­ханәчесе Лилия Федотова Кайбыч районының истәлек­ле урыннары буенча вертуаль экскурсия уздырды. Чын дәрәҗәдә гаҗәпләнеп утырдым! Безнең җирлектә хәтта Татарстан Респуб­ликасы карамагына кергән күпме тарихи һәйкәлләр бар: Турминский авылында 1872 елда төзелгән мәктәп, боярин Лебедев йорты, Чүти мәдрәсәсе, 16 гасырның беренче яртысында куелган кабер ташлары сакланган Кече Кайбыч авылы зираты... Бай тарихлы үткәнебез, истәлек­ле урыннарыбызда "йөреп кайттык" бу тукталышта. Төрле тәм-том белән чәй эчеп алганнан соң, форумның рәсми өлеше башланды. Яшьләр белән күрешеп сөйләшергә Мәскәүдән Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Районның иң актив кешеләренә "Бердәм Россия" партиясе билетларын тапшырганнан соң, Альберт Рәхмәтуллин районның социаль-икътисади үсеше, 2015 елгы нәтиҗәләр буенча ирешелгән уңышлар турында сөйләп узды. Спортчыларыбызның уңышларын билгеләп үтте һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтен белдерде.
- Яшьлек - ул өмет, якты хыяллар, матурлыкка нигезләнгән күңелле тормыш. Районыбызда яшьләрнең күп булуына мин бик шатланам. Бүген бик зур эшкә, авылда яшәүче эшче яшьләрне берләштерү хәрәкәтенә юл салынды. Киләчәктә аерым нәтиҗәләргә нигезләнгән мондый очрашулар ешрак булыр дип уйлыйм, - диде район башлыгы яшьләргә мөрәҗәгатендә.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов чыгышын яшьлек хатирәләре белән башлап җибәрде.
- Мин үзем күрше Кама Тамагы районыннан булгач, эш белән Кайбычка килеп йөрер­гә туры килде. 25 ел элек мин килгән Кайбыч белән бүгенгесен чагыштырып та булмый. Сезнең район хәзер чәчәк ату чорында. Бүгенге форумда катнашучы яшьләр Кайбыч районының өметле киләчәге, - диде ул.
Шулай ук ул, дәүләт программалары авылны үстерүгә, яшьләргә авылда калыр­га ярдәм итәргә тиеш дип белдерде. Бу көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайловка, физкультура укытучылары Фрат Җиһаншин, Хәмзә Юнысов һәм Илдус Вәлиуллинга "2014 елда Сочи шәһәрендә узган ХХII Олимпия һәм XI Паралимпиада уеннары" медальләре дә тапшырдылар.
Бүгенге яшьләр - районның киләчәге. Алай гына да түгел, залда утырганнарның күбесе инде бүген туган җирдә калып, район үсешенә үзенең өлешен кертә. Авыл хуҗалыгы тармагында, төзелешләрдә,мәгариф, мәдәният өлкәсендә, спортта бүген яшьлек сулышы тоемлана. Кайбыч - үзенең яшь буыны белән дә көчле һәм нык булсын иде!
Кайбыч эшче яшьләренең беренче форумы резолюция кабул итү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта эшче яшьләр форумы узды