Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычта футбол ярышлары узды

Кайбычта 2003-2004нче елларда туган малайлар-кызлар арасында узган мини-футбол буенча Россиякүләм Спартакиаданың зона туры тәмамланды.

Бу ярыш ике көн дәвам итте. Кичә егетләр командалары уйнаса, бүген Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнарыннан килгән кызлар командалары көч сынашты. Уеннар бик кызу барды. Һәр команданың максаты - җиңүгә ирешү иде. Уеннарны Казаннан килгән хөкемдарлар бәяләде. Беренче урынга - Чүпрәле районы кызлары, икенче урынга - Югары Ослан районы кызлары, өченче урынга - Кайбыч районы кызлары чыкты. (Футбол ярышыннан репортажны газетабыз битләреннән укыгыз!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта футбол ярышлары узды