Бу көнне безнең районнан 2151 кеше җиденче чакырылыштагы Россия Дәүләт Думасына узачак сайлауда "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлыкка кандидатлар сайлады. Бу - Кайбыч районындагы барлык сайлаучыларның 20 процентын тәшкил итә.
- Праймеризда "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары аеруча актив булды. Алдан тавыш бирүчеләрнең күбесе федераль исемлектән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм бермандатлы Мәскәү округыннан Илдар Гыйльметдиновка өстенлек биргән. Праймеризда катнашучыларга рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин .
Якшәмбе көнне районда иртәнге сәгать сигездән алты санау участогы - Олы Кайбыч, Колаңгы, Мөрәле, Ульянково, Мәлки, Кече Кайбыч участоклары үз ишекләрен ачты.
Авыл халкы мөһим эшкә иртә тотынырга гадәтләнгән. Олы Кайбычтагы санау участогына иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә килдек, ә анда су буе чират. Әмма комиссиядәгеләр эшне тиз тота, барысының да диярлек сайлау кампанияләре вакытында алган зур тәҗрибәсе бар. Унберләргә таба чират шактый кимегән иде инде. Санау участогы рәисе Рамил Зиннәтуллин да озак еллар шушы йөкне тартып бара, сайлау системасын яхшы белә.
- Безнең участокта сайлаулар һәрвакыт җанлы бара, сайлауга килми калучылар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Бүгенге праймериз да оешкан төстә уза, бу кайбычлыларның агымдагы елның 18 сентябрьдә узачак сайлауларга битараф булмауларын күрсәтә, -диде ул. -Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен "Бердәм Россия" партиясе үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгели. Партия эчендә тавыш бирүнең үзенчәлеге шунда: исемлектәге берничә кандидатны сайларга мөмкин. Участокка килүчеләр мәгълүматлар язылган cтендтан да РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлыкка кандидатларның тулы исемлеге белән таныша ала, анда аларның фотолары да бар.
Праймеризда катнашу өчен бюллетень алырга торучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар иде: сәламәтлек сагында торучылар да, укытучылар, энергетиклар, пенсия яшендәгеләр... Аларның кайберләре белән аралашып та алдык.
Мәгариф бүлеге үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш бухгалтеры Миләүшә Газизова болай диде:
- Праймеризның әһәмияте зур, чөнки без РФ Дәүләт Думасына халык ышанычын яулаган иң лаеклы кешеләрне генә сайлый алабыз. Депутатлыкка кандидатлар белән узган очрашуда да катнаштым. Сайланачак депутатларга теләгем: илдә тотрыклылык, тынычлык булсын. Бүгенге тормышыбыз яхшы: пенсияләрне дә вакытында китерәләр, хезмәт хакларын үзвакытында түлиләр. Мин үзем өчен кандидатларны алдан ук билгеләп куйдым. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, хәзерге депутат Илдар Гыйльметдиновны реаль эшләре аша беләм.
Олы Кайбыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Нәфисә Миңнуллина:
- Көннең иртәдән яңгырлы булуы праймеризга баручыларга бер дә комаучаулык итмәде. Авылдашларымның киләчәккә битараф булмауларына шатланам, - диде ул.
Район үзәк сырхауханәсе баш врачы урынбасары Альфред Алиуллин:
- Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов безнең коллектив белән дә очрашкан иде. Илдә кризис булуга да карамастан, социаль гарантияләрнең саклануы, медицинага алга таба да игътибар зур булачагы турында сөйләде. Яңа сайланчак депутатлар корпусы да халык тормышын кайгырту өстендә эшләсен иде.
Олы Кайбычтагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе Халидә апа белән Илдар абый Хәмидуллиннар да катнашты праймеризда.
-Без өебезгә газета-журналларны күп алдырабыз, ил-көн яңалыклары белән даими танышып барабыз. Депутатлар эшчәнлеген дә күз уңыннан калдырмыйбыз. Безнең дә теләгебез: ил-көннәр тыныч булсын, - диде алар.
Ульянково санау участогында да булдык. Участок комиссиясе рәисе Евгения Кириллова әйтеп узганча, биредә Олы Подберезье, Ульянково, Надеждино авыл җирлекләрендә яшәүчеләр Дәүләт Думасына депутатлыкка үз кандидатларын билгели. Иртәнге сәгатьләрдә монда да бюллетень алу өчен чират хасил булган. Без барганда Каргалы авылыннан килүчеләр күп иде.
- Мин терлекче булып эшлим, - дип сүзгә кушылды Надеждинодан Светлана Коршунова. - Үз депутатымны билгеләдем инде: Марат Әхмәтов. Авыл тормышын, авыл кешеләренең тормышын яхшы белә торган кеше ул.
Мәлки санау участогы иң зур участокларның берсе. Монда Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендәге унөч авылда яшәүчеләр үз кандидатлары өчен тавыш бирде. Тавыш бирүчеләр транспорт белән тәэмин ителгән, аларны автобусларда алып киләләр. Санау участогы рәисе Зинаида Зайцева да халыкның активлыгын билгеләп узды. Мәлкидәге управляющий Федор Семеоновны бюллетеньнәрен урнага салган вакытта күреп алдык.
- Берничә кандидатка, шул исәптән аграр министр Марат Әхмәтовка үз тавышымны бирдем. Ул авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белә. Депутат булып сайланса, авыл хуҗалыгын үстерү буенча яңа законнар кабул итәрләр, безгә дә ярдәме күбрәк тияр дип ышанасы килә, - диде ул.
Нет комментариев