Бүгенге көндә күп бала тәрбияләп үстерүне бик авыр дип уйлап, бер яки ике бала белән генә чикләнүче гаиләләр шактый. Ә менә Мәлки авылында яшәүче Надежда һәм Михаил Маланьевлар гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килгән! Күптән түгел район ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы...
Маланьевлар безне ачык йөз белән куанып каршы алды. Надежда ханымны күрүгә үк, түзмәдем, кочып алдым. Туганым да, ахирәтем дә түгел ул минем, ләкин туганымнан да якын кешем. 2007 елның 24 мае безнең икебез өчен дә истәлекле көн. Бу көнне район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегендә икебез дә бала таптык без. Надежда Маланьева дүртенче баласы Ваняны дөньяга китерсә, мин исә олы улым Илсафны тудырдым. Ул чагында мин күп бала анасының тулгак ачысын да тыныч кына үткәреп җибәрүен күреп, аның сабыр хатын-кыз булуына инандым, гомумән, баланы җиңел табуын әйтте ул. Мин исә улымны зур авырлык белән тудырып, шактый вакыт аякка баса һәм баламны карый алмыйча яттым. Шул чагында олы йөрәкле Надежда Маланьева үзенең баласы белән бергә минекен дә карады. Алай гына да түгел, ул әле яңа туган сабыемны миннән алда кулларына алып, тәүге тапкыр күкрәк сөтен имезүче дә. Шул чагын ук инде мин, Кайбыч районында төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә, бер-берсенә ярдәм итеп яшәвенә инандым.
Маланьевлар биш абыйсына энекәш булып туган улларына бабасы хөрмәтенә Георгий исемен кушканнар. Георгий якты дөньяга аваз салып, әти- әнисен шатландырып кына калмаган, нәкъ менә алар өйләнешкән көнне туып, гаиләнең унбиш яшьлек туган көненә зур бүләк тә ясаган.
Гаиләне бәхетле мизгелләре белән ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина котлады, туу турында таныклык һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Луиза Сөнгатуллина да Маланьевларның шатлыгын уртаклашты һәм изге теләкләрен ирештерде.
Кызлары булмаганга һич кенә дә уфтанмый Надежда белән Михаил, киләчәктә алты уллары алты кыз алып кайтачак бит аларга!
- Күңелем белән кыз бала көтсәм дә, иң мөһиме - сабыебызның сау-сәламәт булуын теләдем, һәр балабыз безнең өчен бәхет бит ул! - диде Надежда ханым.
Хәер, Александр, Илья, Никита, Ваня һәм Дима йорт эшләрен башкаруда бер дә кызлардан кимен куймый: савыт-саба да юалар, өй дә җыештыралар, ашарга пешергәндә дә ярдәмгә киләләр. Әтиләре Михаилның да уң кулы алар - бергәләп терлек азыгы әзерлиләр, аларны ашатып, асларын җыештыралар. Хуҗалыкларында 4 сыер, 2 тана һәм бозаулар асрый тырыш гаилә.
«Бары мәхәббәттән генә җиргә матур балалар туа» диюләре хактыр ул. Бер-берсен яратулары һәм хөрмәт итүләре карашларында ук чагылган ирле-хатынлы Маланьевларның балалары берсеннән-берсе сөйкемле. Күз генә тимәсен!
Әбиләре Елизавета да мактап туялмый оныкларын:
- Бик яратам үзләрен һәм алар белән горурланам! Спортны да бик яраталар, алар алган медальләрне санарга бармаклар җитми! - ди ул.
Яратмыйча мөмкин дә түгел. Надежда Маланьева әйтүенчә, каенанасы кечкенәдән үк балаларны үстергә булышкан, үзе дә сабыр Елизавета әби әлеге күркәм сыйфатын оныкларына да биргән. Сиксән биш яшендә булуына карамастан, нәни оныгы Георгийны да караша әле ул. Шуның өчен дә каенанасына рәхмәтле Надежда ханым.
Гомумән, әлеге гаиләдә барысы да ничектер сабыр, гаилә әгъзаларының бер-берсенә мөнәсәбәте ихлас һәм ягымлы. Алга таба да күркәм гаилә булып яшәсен иде Маланьевлар, өйләрендәге бәхет кояшы беркайчан сүнмәсен, бергәләп кабызган гаилә учагы бер дә сүрелмәсен!
Нет комментариев