Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Галия Кайбицкая исемендәге музейда күргәзмә эшли башлады

Галия Кайбицкая исемендәге музейның музыкаль салонында 1 августтан 31 сентябрьгә кадәр музыка инструментлары ачык күргәзмәсе эшләячәк. Экспонатлар арасында курай, кубыз, тальян һәм хромка гармуннары, мандолиналар бар. Озын һәм кыска дулкында эшләүче тәлинкәле һәм «Йолдыз-54» маркалы лампалы радиоалгычлар – узган гасыр истәлекләре.

Күргәзмәне тагын да баетуга үткәнебезгә битараф булмаган һәркем үз өлешен кертә ала. Кайчандыр авыл урамнарын яңгыраткан, яшьләрне җыеп, таң аттырган гармуннар, башка уен кораллары игътибар җитмәүдән рәнҗеп ятмыйлармы? 
Музей залына экспонат булып урнашып, алар бүгенге яшьләргә һәм киләчәк буыннарга үзләре турында да, аларга җан өргән хуҗалары хакында да бай мәгълүмат җиткерә алырлар иде. 
Үткәннәрдән башка киләчәк юк, диләр. Ә музейларда – тарих үзе! Үткәнебезгә һәм бүгенгебезгә игътибарлы булыйк, чорлар арасындагы бәйләнеш чылбырын өзмик, киләсе буыннарга бай мирас тапшырыйк. Без барыгызны да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә чакырабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев