Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч талантлары Абхазиядә узган “Алтын мәйдан” фестивалендә катнашты

17-24 июльдә Абхазия Республикасының башкаласы Сухумида «Алтын мәйдан-Абхазия» Халыкара фольклор инклюзив фестивале узды. Алдан ук әйтеп куям, анда баруда ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Фестивальдә Абхазиядән, Чувашия, Башкортостан, Мордовия, Саха (Якутия), Бурятия, Тыва республикаларыннан, шулай ук Татарстанның Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Зәй, Кайбыч районнарыннан төрле милләт үзешчән коллективлары һәм этник төркемнәре чыгыш ясады. Ул халыклар дуслыгына дан җырлаучы бәйрәмгә әйләнде. Кайбыч районы делегациясен мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкләде. Бу фестивальдә “Кайбыч кызлары”, “Ак калфак” җыр-бию төркемнәре чыгышы, Диләрә Миршинова һәм Венера Сафиуллинаның парлы биюе, пенсия яшендәге Гөлгенә Сөнгатуллинаның җырлавы, Фирая Каюмованың йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп татар телендә шигырь сөйләве барысын да таң калдырды.
Кайбычлылар сынатмады, һәркем үз номинациясендә уңышка иреште. “Кайбыч кызлары”, “Ак калфак”лылар II һәм III дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булды. Бәйгедән тыш, С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры каршында оештырылган татар-башкорт этник кичәсендә катнаштык. Кара диңгез яры буйлап татар җырларын җырлап үтүебез халыкка бик тә ошады. “Кайбыч кызлары” биюен игълан иткәндә, яңгыр ява башлады... ә алар рәхәтләнеп биеде, гөрләтеп кул чаптылар.
Халыкара фестивальдә әле беренче тапкыр гына катнашуыбыз. Аннан күңелләребез күтәрелеп кайтты. Төрле төбәкләрдән килгән көчле коллективлар арасында булуыбыз – безнең өчен зур горурлык.
Максатыбыз – рус, чуваш, башка татар фольклор ансамбльләр кебек, зуррак сәхнәләрдә чыгыш ясау, республика күләмендә узучы чараларда актив катнашу. Төркемебез, ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» фестивалендә инде берничә ел катнашып, зур уңышларга иреште. Әлеге фестивальнең Буада узган зона турына барып, үзебезнең җыр-моңга сәләтле икәнлегебезне күрсәтеп, республика күләмендәгесенә – Казан шәһәрендә узачак гала-концертка чакыру алып кайткан идек. Шул нисбәттән, май аенда “Кайбыч кызлары” биючеләре Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясады. Бу безнең өчен зур җиңү иде.
Олы Кайбыч авылының «Кайбыч кызлары» һәм “Ак калфак” җыр-бию төркемнәре үзләренең җыр-биюләре белән районыбыз
халкының күңелен яулады. Кайбычта узган бәйрәмнәрдә, кичәләрдә катнашып, очрашуларны ямьләндереп җибәрсә, чыгышлары исә һәркемнең дә күңеленә хуш килә. Арабызда яшьләр дә, лаеклы ялга чыккач та актив тормыш алып баручы, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче, бер яшьлектә, бер картлыкта дип, сәхнә тотучы пенсионерлар да бар. Коллек тивның иң зур өлешен татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасына йөрүчеләр тәшкил итә, ветераннар Советы да бик актив.
Абхазиядә буш вакытларыбызда шәһәр белән таныштык. Сухуми шәһәре Кара диңгез буенда, матур табигать кочагына урнашкан. Рәхәтләнеп диңгездә коендык, кояшта кызындык. Күргәннәребезне сөйләп бетерерлек түгел. Безне яхшы каршы алдылар һәм тагын чакырып калдылар. Фестивальдән хисләр яңарып, күңел күтәренкелеге белән кайттык.

Җәмилә СӘГЫЕВА,
"Ак калфак" оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев