Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбычлылар Спас ярминкәсендә катнаштылар

Алабуга шәһәрендә “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында 16 нчы Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды.

Шишкин күле янында гөрләп үткән әлеге мәдәни чара бу шәһәрдә 19 гасырның икенче яртысыннан уздырыла башлаган. Әмма ул шактый вакыт туктап торган. Гореф-гадәтләрне саклау максатында әлеге традицияне 16 ел элек кабат торгызганнар. Бу юлы да 4 — 6 август көннәрендә Алабуга зур бәйрәм атмосферасына күмелгән.

Спас ярминкәсенең географиясе елдан-ел киңәя бара, анда ераклардан да киләләр. Быел Россиянең төрле төбәкләреннән, Белоруссия, Кыргызстан, Көньяк Осетия һәм Казахстаннан декоратив-кулланма сәнгате белән шөгыльләнүче 362 оста катнашты. Алар арасында безнең районның да кул эшләре осталары бар иде. Хуҗа Хәсән авылыннан Светлана Бартязованың «Йон җебе аквареле» техникасында иҗат иткән эшләрен, Олы Кайбычтан Әлфия Гарәфетдинова бәйләгән әйберләрне, Ульянководан Евгения Стерякованың тукымадан тегелгән курчакларын яратып карадылар.

— Спас ярминкәсендә катнашу безнең өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Алабугага баруда ярдәм итүләре өчен район администрациясенә һәм ветераннар советына тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Кул эшләребез белән башкаларны да сөендерә алуыбызга куанабыз. Ярминкәдән җылы тәэсирләр белән кайттык. Башка төбәкләрдән килгән осталарның эшләрен карап сокландык, — дип фикерләре белән уртаклашты Евгения Олеговна.

Спас ярминкәсендә халык сәнгате, һөнәрчелек һәм декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләре тәкъдим ителде. Биредә, дару үләннәреннән ясалган чәйдән башлап, төрле продукция, бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан тукылган киемнәр, агачка төшерелгән рәсемнәр, керамика, гжель һәм күн эшләнмәләре булган. Һөнәрчеләр авторлык техникасы буенча мастер-класслар да үткәргән.

Ярминкә үзең иҗат иткән әйберләрне презентацияләү һәм сату, кул осталары белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына да әйләнгән. Евгения Стерякованың сувенир продукциясе белән, мәсәлән, Санкт-Петербург шәһәреннән килүчеләр кызыксынган, телефон номерын да язып алганнар. Сүз уңаеннан, аның төрле милләт кызларын чагылдырган курчак­ларына ихтыяҗ кайда да зур. «Керәшен кызы» Казан Кремле буендагы сувенир кибетендә үз урынын алган, «Татар кызы» курчагын «Татарстанның мәдәни башкаласы» күргәзмәсендә, "Мадам Фу-фу«ны Спас ярминкәсендә яратып сатып алганнар.

Ярминкәдә Россиянең иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары, профессиональ артистлар, фольклор коллективлар чыгыш ясаган, театральләштерелгән тамашалар узган. Төрле милләтләрнең уеннарында, конкурсларда, сувенирлар ясау буенча мастер-классларда катнашканнар. «Спасская барышня» бәйгесе, кыңгырау чыңы фестивале дә узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев