Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Мәменең “Палан” халык фольклор ансамбле чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты

Казан шәһәрендәге «Черек күл» паркында чуваш мәдәнияте бәйрәме узды.

Анда тамашачылар бу милләт вәкилләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышты. «Тормыш агачы» дип исемләнгән яңа шәһәр проекты кысаларында узган чарада Кече Мәме авылыннан “Палан” халык фольклор ансамбле чыгыш ясады. Проект шәһәр халкын финугыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштыруны күздә тота. Җәй дәвамында шәһәрдә удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятләренә багышланган чаралар уза. «Тормыш агачы» проекты Казан мэриясе һәм Татарстанда Халыклар ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Бу чара РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында тормышка ашырыла.
Татарстанның һәм Чувашия нең иҗат коллективлары бәйрәм кунакларын чувашларның халык иҗаты белән таныштырды. Анда традицион костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Тамашага килүчеләр чуваш халык уеннарында катнашты, фольклор ансамбльләргә кушылып җырлады.
– Казанда безне бик җылы каршы алдылар, – диде "Палан" ансамбленең җитәкчесе Валентина Охотникова. – Көннең беренче яртысында шәһәрнең Татар бистәсе буенча оештырылган экскурсиядә булдык. Фестивальдә кунак каршылау һәм туй җырларын башкардык. Тамашачыларның күбесе бу җырларны белә булып чыкты, шуңа да безгә кушылдылар. Һәр чыгышыбызны алкышларга күмделәр. Бәйрәмгә шулкадәр күп кеше җыелыр дип уйламаган да идек. Без Чирмешән районыннан килгән ансамбль белән бергә чыгыш ясадык. Чувашиянең халык җырчысы Августа Уляндина белән таныштык, бергә фотога да төштек.
– Оештыручылар бай программа әзерләгән. Анда милли костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен үз эченә алган мәйданчыклар белән танышырга, мәкальләр өйрәнергә мөмкин иде. Чувашларның милли ризыклары рецептларын да тәкъдим иттеләр. Теләүчеләр чуваш биюләрен өйрәтү буенча мастер-класста катнашты, –диде Кече Мәме авыл җир леге башлыгы, үзе дә “Палан” ансамблендә җырлаучы Елена Алексеева. – Чебоксардан килгән "Ярды" ансамбле, Августа Уляндина, "Зәкәрия" төркеме чыгышларын яратып карадык. Бәйрәм чуваш көйләрен үз эченә алган диджей-сет белән тәмамланды. Балалар өчен махсус мәйданчыклар эшләде, анда чуваш уеннары һәм әкиятләре буенча төзелгән бай программа тәкъдим ителде.
Бу чара мари, удмуртларның мәдәниятен күрсәтү белән башланып киткән. Аны мордвалылар тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев