Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кошманнан Мотыйгуллиннар гаиләсе “Нечкәбил” республика бәйгесендә катнаша

Югары Осланда хатын-кыз матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы «Нечкәбил-2022» республика бәйгесенең зона этабы узды. Анда Кайбыч, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан килгән гаиләләр катнашты.

“Ныклы гаилә” федераль проекты, “Татарстан – нык гаиләләр территориясе” республика акциясе һәм “Ел гаиләсе” Бөтенроссия конкурсы кысаларында уздырылучы бәйге елдан-ел популярлык ала. Анда Кайбычтан да ел саен бер гаилә катнаша. Быелгы “Нечкәбил”дә район данын Кошманнан Алия һәм Айрат Мотыйгулиннар гаиләсе яклый. Алар, зона турында җиңү яулап, ярымфиналга чыкты.
Мотыйгуллиннар 2007 елда гаилә корган. Икесе дә район үзәгенә йөреп эшли. Айрат – иминият компаниясендә менеджер, Алия – «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты. Ике уллары – Булат белән Сәмир үсеп килә.
– Бәйгедә катнашу өчен шактый гына эзләнергә, иҗат итәргә туры килде. Безгә видеоролик әзерләргә кушылды. Аның ярдәмендә үзебез турында сөйләдек, гаиләбезгә хас булган традицияләрне күрсәттек, – диде Алия. – Мәсәлән, бездә шундый гадәт бар – җәй көне, бакчада яшелчәләр өлгергәч, тормыш иптәшем Айрат, бакчада казан асып, аш пешерә. Учакта пешкән ашны, балалар белән саф һавада, мактый-мактый ашыйбыз. Бу балаларны тәрбияләү ысулы да. Җәй буе бергәләп тырышлык куйган хезмәтебезнең җимешләрен татыйбыз бит. Видеороликтан тыш, “Рәхмәт, әнием!”, “Әтием турында сөйлим” дип исемләнгән өстәмә фотоконкурсларда да катнашабыз.
"Нечкәбил"нең зона турында катнашкан гаиләләргә диплом һәм хатын-кыз гүзәллеге символы булган «Сөембикә» сыннарын тапшырганнар. Ярымфинал 17 сентябрьдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев