Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Нечкәбил” бәйгесендә Кайбычтан кем катнаша?

"Нечкәбил-2015" матурлык, аналар һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. 2004 елдан бирле үткәрелүче әлеге бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Бәйге үрнәк балалар үстерүче, һәр яктан уң­ган-булган әниләр арасында уза. Аналарның бөеклегенә дан җырлаучы әлеге бәйгенең максаты - күркәм гаиләләрне барлау, аналарның җәм­гыятьтәге абруен тагын...

"Нечкәбил-2015" матурлык, аналар һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. 2004 елдан бирле үткәрелүче әлеге бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла.


Бәйге үрнәк балалар үстерүче, һәр яктан уң­ган-булган әниләр арасында уза. Аналарның бөеклегенә дан җырлаучы әлеге бәйгенең максаты - күркәм гаиләләрне барлау, аналарның җәм­гыятьтәге абруен тагын да күтәрү, бәхетле гаи­ләләр мисалында сәла­мәт яшәү рәвешен, милли һәм мәдәни традицияләрне пропагандалау, шәф­катьлелекне үстерү. 25-26 июньдә Казанда Татарстанның Халыклар йортында "Нечкәбил - 2015" конкурсының зона сайлап алу туры үткә­релә. Анда унбер районнан, шул исәптән Кайбычтан да катнашучылар чакырыла.

Заявка бирү өчен электрон адрес эл. nechkebil@yandex.ru , факс 8(843)205-58-08.
"Нечкәбил"нең ярымфиналы 6 сентябрьдә ("Ривьера" комплексы), финалы 28 ноябрьдә ("Пирамида" комплексы) Әни­ләр көненә билгеләнгән.

Конкурс турында мәгъ­­лүмат www.nechkebil.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев