Бәйрәм кайтавазы рубрикасы буенча яңалыклар
-
КАЙБЫЧНЫҢ ӘЛЕ ЯШЬ ЧАГЫ
Кайбычымның тагын туган көне җитте: 19 апрельдә аның мөстәкыйль район булып яши башлавына 23 ел тула. Шушы еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Әгәр дә Кайбыч яңадан район статусын алмаган булса, Олы Кайбычта кайчандыр басу булган урыннарда берсеннән-берсе яңа йортлар, заманча итеп төзелгән административ биналар калкып чыгар идеме икән? Бүген...
-
1 апрель – көлке һәм юмор, мәзәкләр һәм шаярту көне
Халык традициясе буенча, бу көнне дус-ишләр, гаилә әгъзалары, хезмәттәшләр һәм танышлар, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар көлке капкынына эләгә. "Артыгызда ни ул сезнең?" яки "Аркагыз акка буялган" - бу көннең традицион шаяртулары. Көлке көнендә барысы да шаярта. Хәтер калдырмый торган шаяртуларга беркем дә үпкәләми.
-
90 яшьлек Евдокия Жиркова: «Еллар узганын сизмәдем дә…»
Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән шәһәрендәге "Серго" исемендәге заводта эшләгән Евдокия Жиркова, үзе әйтмешли, еллар узганын сизмичә дә калган, инде 90 яшькә килеп җиткән.
-
Олы Кайбыч авылыннан Фәхри Гыйззәтуллинның сугышчан батырлыгы турында
Зилзиләле вакыт алга атлый. Беркайчан онытылмас, яралары мәңге төзелмәс шикелле тоелган Бөек Ватан сугышы еллары да артта кала бара. Тик аның батырлары - илебезне фашист коллыгыннан саклап калучылар, Европаның азатлыгы өчен кан түгүчеләр генә көннән-көн азая.
-
Кайбыч турында сюжетлар “Манзара” тапшыруында күрсәтеләчәк
"Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Ленар Исмәгыйлев узган атнаның шимбәсендә Кайбычтан сюжетлар әзерләп киткән иде.
-
Сугыш утын кичкән Евдокия Вакатованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады
Бәрлебашы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Ивановна Вакатова 8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Туган көнең белән, «Кайбыч таңнары»!
Март аенда "Кайбыч таңнары" газетасы туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин редакция коллективын кайнар котлады һәм Рәхмәт хаты, бүләк тапшырды. Иҗат коллективына тирән хөрмәт хисләре белән сугарылган әлеге хатта мондый юллар бар:
-
«Сугышның һәр көне үзе батырлык ул»
Быел соңгы совет сугышчысының Әфганстан чигеннән чыкканына 25 ел булды. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булганнар хакында кичә үткәрде.
-
Раштуага каршы төндә Турминский чиркәвендә балалар өчен Раштуа бәйрәме үткәрелде
Раштуа төнендә унынчы тапкыр үткәрелүче әлеге бәйрәм кичке сәгать сигездә башланса да, анда күрше- тирә авыллардан гына түгел, ерак авыллардан да балалар күп килгән иде.
-
Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Әниләр көне уңаеннан сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады
Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Әниләр көнен үткән еллардагыдан бераз аермалы итеп үткәрергә булдылар: кунакка Кайбыч сәнгать мәктәбеннән яшь музыкантлар һәм укытучыларын чакырдылар. Интернат-йорт, әйтерсең лә, моң дәрьясына күмелде.
-
Салтыйган авылында карабодай бәлешен аеруча оста пешерәләр
Салтыйган авылында яшәүчеләр өчен корбан ашын быел да агрофирма җитәкчесе Рамил Каюмов үткәрде.
-
Мөрәледә Фәргать Сибгатов гаиләсе корбан чалып, авылдашларын мәҗлескә җыйды
Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.
-
Казанда яшәүче Закировлар гаиләсе Олы Кайбыч мәчетендә авылдашлары өчен Корбан ашы уздырды
Олы Кайбыч мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган ифтар мәҗлесеннән чыгып килүче ир-атлар безне күргәч:
-
Шуширмәдә Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу Коръән аятьләреннән башланды
Борындык авыл җирлегенә караган Шуширмә авылында Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу авыл аксакалы, мәчет имамы Мансур хәзрәт Баязитовның вәгазьләре, Коръән аятьләре укуыннан башланып китте.
-
Зур Подберезье мәктәбе укучылары әбиләренә миллион сум пенсия килүе турында хыяллана
«Әбиләребезгә ай саен миллион сум пенсия килеп торса, ничек яхшы булыр иде! Шул хакта фәрман чыкса, аны барысы да шәп закон, дип кабул итәчәк.» «Безнең Варвара әби пешергән сумсалар телеңне йотарлык.» Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә килгән әби-бабайлар укучыларның әнә шулай дип шигырь сөйләүләрен...