Мөрәледә Фәргать Сибгатов гаиләсе корбан чалып, авылдашларын мәҗлескә җыйды
Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.
- Хөрмәтле абыйлар, апалар! Барыгызны да Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Мөрәле халкы гомер-гомергә динебезне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшәде. Биредә хезмәт сөючән халык яши. Киләчәктә дә хезмәттә югары уңышларга ирешеп, мул тормышта, тынычлыкта яшәгез, - диде район башлыгы.
Авыл имамы Галимулла Гыйбадуллин, авылдашларын Корбан бәйрәме белән котлап, корбан чалуның тарихына тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев