Бәйрәм кайтавазы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәлкидә митинг узды. Фоторепортаж
Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее тантанасына зур әзерлек алып барылган. Биредә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә өр-яңадан һәйкәл төзеп куйганнар.
-
Сугыш вакытында Кайбыч колхозчылары акчасына төзелгән ПЕ-8 бомбардировщигын экипажга тапшыру тантанасында катнашучының берсе Кече Мәмедән булган. Митингтан фоторепортаж
Кече Мәме авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг мәктәп укучылары демонстрация белән мәдәният йорты янына килеп җиткәч башланып китте. Анда аларны авыл халкы- тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, урта буын кешеләре, яшьләр көтеп тора иде. Авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та, орден- медальләрен чыңлатып, митингка...
-
Бортаста митинг яңа һәйкәл янында узды
Бортас авылы халкы быел Җиңү бәйрәмен сугышта һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә куелган яңа һәйкәл янында каршы алды.Ул һәйкәлнең бер ягына фронтта чит җирләрдә ятып калган солдатларның, ә икенче ягына тыныч тормышта һәлак булган ветераннарның исемнәре язылган.
-
Борындыкта Бөек Җиңү юбилеена яңа һәйкәл өлгерттеләр
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы митинглар районыбыз авылларында 8 майда узды. Бу датага һәрбер авыл җирлеге тырышып әзерләнде: сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган истәлек такталары, памятниклар, обелисклар яңартылды. Борындык авылында да Бөек Җиңүнең җитмешенче язын өрь-яңадан төзелгән обелиск янында каршы алдылар. Башланырга әле шактый вакыт булса да, әбиләр...
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин православие динен тотучы кайбычлыларны изге Пасха белән котлый:
«Православие динендәге хөрмәтле якташлар! Сезне Христосның яңадан туу бәйрәме һәм Бөек пост тәмамлану уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
-
Кайбыч сыер савучылары артистлардан ким җырламый
Ремонттан соң яңа гына ишекләрен ачкан район мәдәният йортында беренче булып чыгыш ясау бәхете районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга насыйп булды. Мәдәният йорты танымаслык булып үзгәргән - тамаша залы зурайган, яктырган. Килеп керүгә үзеңне зур шәһәрләрдәге мәдәният сарайларындагы кебек хис итәсең: җылы төстәге пәрдәләр, йомшак урындыклар, матур идән -...
-
“Алмаз-холдинг” ювелир компаниясенең генераль директоры Фәрит Гомәров Кайбыч халкын Яңа ел белән котлый
«Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! "Алмаз-холдинг" компаниясе исеменнән Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйм! Туган ягыгызның динамик рәвештә үсешенең шаһиты булуыма чиксез бәхетлемен! Район җитәкчелеген һәм халкын яхшы итеп эшли белүләре, җиңүләргә ирешүләре һәм даими рәвештә камиллеккә омтылулары өчен хөрмәт итәм. Киләчәктә дә халкыбыз иминлеге хакына нәтиҗәле итеп...
-
Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлый
«Хөрмәтле кайбычлылар, районыбыз кунаклары! Яңа ел - көтеп алынган үзенчәлекле бәйрәм. Ул якты өметләр һәм яхшы кәеф, йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты. Киләсе ел һәркайсыбыз өчен куанычлар һәм шатлыклы мизгелләр белән тулы булыр дип ышанам. Районыбыз икътисадындагы һәм социаль өлкәдәге тотрыклылык халкыбызга киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә....
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч халкын бәйрәм белән котлый
«Хөрмәтле Кайбыч халкы! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм. 2015 ел барыбызга да куанычлар алып килсен, зур уңышларга бай булсын! Республикабызны үстерүгә өлеш кертүдән, тирә-юньдәгеләргә игелекле булып яшәүдән һәм якыннарыбызга шатлык өләшә алудан һәркайсыбызның йөзендә нур балкып торсын. Илгә-көнгә иминлек, үзегезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык, бәхетле гомер телим».
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Медицина хезмәткәрләре көне белән котлый
Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мәрәҗәгать итте:
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН социаль хезмәткәрләр көне белән котлый
8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга котлавын җиткерә:
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Сабантуй уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте
Олы Кайбычтагы яшеллекә төренеп утырган ял паркында Сабантуе уза, икенче көнне ул районыбыз авылларына күчә. Күпмилләтле Кайбыч халкы өчен иң көтеп алынган бу бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан котлау хаты
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч халкын Бөек Җиңү көне белән котлый.
Рөстәм Миңнеханов котлавында мондый юллар бар:
-
Кайбыч районы башлыгы район халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкын, районыбыз кунакларын 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый. Анда мондый юллар бар: