Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин православие динен тотучы кайбычлыларны изге Пасха белән котлый:

«Православие динендәге хөрмәтле якташлар! Сезне Христосның яңадан туу бәйрәме һәм Бөек пост тәмамлану уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Христиан динен тотучылар Христосның яңадан тууын олы тантана, "бәйрәмнәр таҗы" дип таныйлар, аны зурлап, мәңгелек тормышка, гөнаһлары ярлыкануга өмет баглыйлар, һәрдаим тынычлыкка, шәфкать-мәрхәмәткә, камиллеккә омтылалар. Ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, православие районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, җәмгыятьне аның вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек рухында үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итә. Бөтен дөньяда миллионлаган кешегә Иисус Христосның яңадан туу могҗизасы диндарлык, хакыйкать һәм иҗади үсеш юлыннан тайпылмыйча, шәфәгать, ярдәмчеллек һәм тыйнаклык кебек асыл сыйфатларын югалтмыйча, көннән-көн камилләшә бару өчен зур көч бирә. Бәйрәм котлы булсын, йөрәкләрегезгә илаһи нур өстәсен! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм күңел күтәренкелеге телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин православие динен тотучы кайбычлыларны изге Пасха белән к...