Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Борындыкта Бөек Җиңү юбилеена яңа һәйкәл өлгерттеләр

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы митинглар районыбыз авылларында 8 майда узды. Бу датага һәрбер авыл җирлеге тырышып әзерләнде: сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган истәлек такталары, памятниклар, обелисклар яңартылды. Борындык авылында да Бөек Җиңүнең җитмешенче язын өрь-яңадан төзелгән обелиск янында каршы алдылар. Башланырга әле шактый вакыт булса да, әбиләр...

Һәрбер авыл кешеләре кебек үк, борындыклылар да Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән. Биредән фронтка 210 кеше китеп, шуларның 137се сугыш кырларында башын салган. Исән кайткан ветераннар да авылда берәү дә калмаган. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Борындыклыларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров килде.

--Җиңү безгә җиңел генә бирелмәде, ул бик күп югалтулар бәрабәренә яулап алынды. Туган илгә азатлык яулауга керткән фидакарь хезмәтегез, Ватаныбызга чиксез мәхәббәтегез өчен чиксез рәхмәт белдерәбез һәм алдыгызда баш иябез, - диде ул.

Тантаналы митинг тәмамлангач, әби-бабайлар клубта әзерләнгән өстәл янына җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкта Бөек Җиңү юбилеена яңа һәйкәл өлгерттеләр