Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч сыер савучылары артистлардан ким җырламый

Ремонттан соң яңа гына ишекләрен ачкан район мәдәният йортында беренче булып чыгыш ясау бәхете районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга насыйп булды. Мәдәният йорты танымаслык булып үзгәргән - тамаша залы зурайган, яктырган. Килеп керүгә үзеңне зур шәһәрләрдәге мәдәният сарайларындагы кебек хис итәсең: җылы төстәге пәрдәләр, йомшак урындыклар, матур идән -...

Ә сәхнәдә... Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре куйган тамашаны күрергә бөтен районнан килгәннәр иде. Районыбызның тырыш терлекчеләре, сыер савучылары, механизаторларының эшләре, уңышлары хакында газетадан, сайттан укып бару - бер нәрсә, ә инде аларның үзләрен күрү - бөтенләй икенче. Безнең хезмәтчәннәребез барын да булдыра: республика күләмендә югары уңышлар яуларга да, моңлы итеп җырларга да, оста биергә дә. 23 февральгә - Ватанны саклаучылар көненә атап куелган концерт - моның ачык дәлиле. Биредә үзләренең иҗади талантлары белән әледән-әле сөендерүче үзешчәннәребез катнашты: болар 15 ел дәвамында Бәрлебашы фермасында эшләүче Илгиз Борһанов, яшь белгеч - Ульянково филиалында ветеринария табибы Зөһрә Лотфуллина, шулай ук танылган "Рябинушка" ансамбле. Районыбызның агросәнәгать тармагындагы кайсы гына филиалны алма, үз талантлары бар. Авыллардагы бер генә концерт та алар чыгышыннан башка узмый. Ләкин барысының да район сәхнәсендә чыгыш ясаганы юк. Ә бу концертта күпләргә үзләренең искиткеч талантлары белән балкырга мөмкинлек туды. Кыр Буасыннан Людмила Полякова һәм Денис Лебедев, Багайдан Наталья Крайнова, Чүтидән Фәридә Исламова, Хуҗа Хәсәннән Людмила Жукова һәм Вера Муллина зал тулы тамашачы алдында яраткан җырларын башкарды. Кече Мәмедән Нина Чернова һәм Алина Дунаева икәүләшеп - "Туганлык" дип аталган чуваш халык җырын, ә инде Олы Подберезьедан Наталья Ржанцова, Надежда Лазенкова һәм Татьяна Шантенкова триосы рус халык җырын - "Деревенька"ны башкарды. Кем әйтмешли, булганнан бар да була: Федоровскоедан савымчы Ольга Иванова концертны да алып барды, җыр да башкарды. Ә Олы Урсактан Талия Сәлахова җырлады һәм үзбәк биюен башкарды. Иске Чәчкабтан Гөлнур Хәйретдинова килене Айгөл белән - шаян бию, Хуҗа Хәсәннән Алина Роговая көнчыгыш биюен башкарды.

Залдагы тамашачы Иске Тәрбиттән савымчы Галина Еремееваның Михаил Герасимовның баянына кушылып җырлавын яратты. Әти-әниләренә сәхнәдә ярдәм итәргә дип, балалар да килгән иде. Мөрәледән Регина Минһаҗева - әтиләр, Чүтидән Адилә Исламова әниләр турында җырлап бирде. Мөрәледән Миләүшә Гобәева, тэсирле итеп, Муса Җәлил шигырен сөйләде.

Традиция буенча, концерт җитәкче чыгышы белән төгәлләнде: районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров алкышлар астында җыр башкарды.

- Сезнең алдыгызда баш иям, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чыгышын тамаша кылганнан соң. -Гап-гади терлекчеләр, сыер караучылар, механизаторлар нинди искитәрлек чыгыш ясады. Эшли дә, ял да итә беләсез.

Чыннан да, безнең район талантларга бай шул. Бу тамаша авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче уңганнар тарафыннан куелган чыгышларның соңгысы булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч сыер савучылары артистлардан ким җырламый