Сугыш утын кичкән Евдокия Вакатованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады
Бәрлебашы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Ивановна Вакатова 8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм үз бүләген тапшырыга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килде. Ялгызы гына яшәүче әби Бөек Ватан сугышы михнәтләрен үз җилкәсендә татыгын, Җиңүне Берлинда каршы алган. Газетабыз битләрендә аның сугышчан юлы турында укучыларыбызны әледән-әле таныштыра килдек. Бу көнне дә кабат хатирәләргә бирелде ул.
- Безне 1943 елда фронтка алдылар. Башта Курск шәһәрендә зенитчы-пулеметчылар курслары үттек. Аннан безне Беренче Белоруссия фронтының 41 зенитчы- пулеметчылар полкына озаттылар. Ул вакытта фронт белән Георгий Жуков командалык итә иде. Әлеге полк составында без Берлинга кадәр барып җиттек. 1945 елның август аенда гына туган якларга кайтып җиттем, - дип искә алды Евдокия Ивановна ул дәһшәтле елларны.
Тормыш иптәше Павел Вакатов иртәрәк киткән шул бу тормыштан. Ялгызы гына яшәүче сугыш ветеранына күршесендә генә яшәүче социаль хезмәткәр Геннадий Аннин даими ярдәм итеп тора.
- Евдокия Ивановна, сезнең илебез азатлыгы өчен көрәштә лаеклы өлеш кертүегезне, сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын торгызудагы тырыш хезмәтегезне искә алып, илебез Президенты Владимир Путин юбилеегыз уңаеннан котлау сүзләре юллаган. Әйе, сез данлы тормыш юлы узгансыз, хатын-кыз булсагыз да сугыш утын да кичкәнсез. Сезнең буынның фидакарьлегенә сокланабыз. Киләчәктә дә ветераннарга булышып тору өстенлекле мәсьәлә булып калачак, - диде район башлыгы юбилярны котлап.
Әйе, сугыш һәм хатын-кыз сүзләрен янәшә һич кенә дә бергә куеп булмый. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен яу кырына китүчеләр арасында гүзәл затларыбыз да күп булган. Евдокия апа телевизордан террорчылык һәм экстремизм турында тапшырулар карап, мондый күренешләргә нык борчылуын да әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев