Бәйрәм кайтавазы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч мәдәният йортында Нәүрүзне каршыладылар
"Серле, могҗизалы яз килә туган җиребезгә. Яз - барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз - яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендәге һәрнәрсә, гап-гади үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз...
-
Иске Тәрбит авыл җирлеге үзешчәннәре онытылып баручы тула басу күренешен сәхнәдә куйды
Оста да соң җыр-биюгә, җор сүзгә Иске Тәрбит авыл җирлеге үзешчәннәре! Әнә Мәлкидәге күп функцияле үзәктә керәшеннәрнең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, инде тарихка гына кереп калган тула басу күренешен ничек оста итеп күрсәтте алар. Барлык тамашачы шаккатты!
-
Җырлыйбыз да, биибез дә
Борындык авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ана назы - ул мәңгелек" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырдык.
-
«Ханым-солтаным» – Кече Урсактан
Узган атнаның җомгасында район мәдәният йортында "Ханым- солтаным" бәйгесенең финал туры узды.
-
Мактаулы исем
17 ноябрьдә полиция участок уполномоченныйлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
-
Әниемә чәчәк бәйләме
29 ноябрьдә Казанда ТР Президенты катнашында "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән тантаналы чара үткәрелә.
-
Көз белән хушлашу
Район үзәк мәдәният йортында бюджет оешмалары хезмәткәрләреннән төзелгән ике команда арасында бәйге рәвешендә "Көз белән хушлашу" бәйрәме үткәрелде.
-
Корбан ашы – саваплы аш
Салтыйган авылында ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, дини йолаларны хөрмәт итәләр. 1 ноябрьдә авыл халкы мәчеткә Корбан бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелды.
-
Муллык алып килгән көз
Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне фасылын байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләрне яңарту максатында Кошман авылы мәдәният йортында бәйрәмуздырылды.
-
Укучыларның «Уңыш» бәйрәмендә
Көзнең ямьле, кояшлы якшәмбесендә Олы Кайбычта узган көзге ярминкәдә зурлар белән беррәттән мәктәп укучыларының да катнашуы аңа үзгә ямь өстәде. Бу көнне гомумбелем бирү мәктәпләренең традицион "Уңыш" бәйрәме үткәрелде.
-
Җыр-моңлы күңелләргә картлык куркыныч түгел
Өлкәннәр көнендә яңгыр туктаусыз яуды, салкын җил тынмады. Әйтерсең лә, табигать бу гамәленә дә мәгънә салган: гомер көзенә җиткәнче өлкән буынга тормыш җил-давылларын, яңгыр-бураннарын күрергә туры килгән бит...
-
Олы Кайбыч мәктәбендә ветераннар
Көз уртасы. Сары яфракларга баса-баса, хөрмәтле өлкәннәребез Олы Кайбыч мәктәбенә таба атлый. Гомер дә нәкъ шушы ел фасылындагы кебек алтын чорына аяк баскан. Бала-чага күптән үзе әти-әни, тынгысыз хезмәт тыныч картлык белән алышынган.
-
«Сөмбелә» бәйрәме
Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Сөмбелә" бәйрәме узды.
-
Бердәмлек һәм дуслык бәйрәмендә
Узган атнаның җомгасында Мөрәле авыл җирлегендә беренче тапкыр авыл көне үткәрелде. Ул Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган иде.
-
Кичке Сабантуй күңелле узды
25 августта Олы Кайбычтагы ял паркында Татарстан Республикасы көне уңаеннан кичке Сабантуй бәйрәме үткәрелде.