Кичке Сабантуй күңелле узды
25 августта Олы Кайбычтагы ял паркында Татарстан Республикасы көне уңаеннан кичке Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәм ат чабышларыннан башланды. Беренче заездда нәселле, ярымнәселле атлар, икенчесендә җирле атлар сынашты. Нәселле атлар арасында финиш сызыгын беренче булып, "Патронаж" кушаматлы атта Андрей Платонов үтте. "Санта-Мария"ны иярләгән Апас егете Рамил Мөхәммәтҗанов икенче, "Гөбенә" агрофирмасыннан "Хип-Хоп" кушаматлы атта Владимир Блинов өченче булып килде. Җирле атлар арасында "Заволжье" җәмгыятеннән Алмаз Әскәров белән "Орлик" кушаматлы ат җиңүгә иреште. Аның артыннан ук "Йолдыз"да Евгений Комлев килде. "Заволжье" җәмгыятенең "Покер" кушаматлы икенче атында Айнур Хәмидуллин өченче урынны алды. Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин җайдакларга бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм Сабан туе мәйданында гөрләп дәвам итте. Альберт Илгизәрович, кайбычлыларны, бәйрәм кунакларын сәламләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Сабан туе традициясе буенча мәйданда Колаңгы станциясеннән "Радуга", Олы Тәрбиттән "Миләшкәй", Кече Мәмедән "Палан", Олы Кайбычтан "Җәүһәрләр" фольклор ансамбльләре, район мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме, Олы Кайбычтан Рәмис Закиров, Ябалактан Александр Угольцов, Сыравылдан Наталья Ямщикова, Борындыктан апалы-сеңелле Илсинә һәм Алия Ярхәмовалар, республикабыз сәхнәсендә яңа кабынып килүче яшь җырчы, Иске Чәчкаб авылы кызы Ландыш Хәсәеноваларның дәртле җырларын, Федоровское авылыннан Алия Миңнуллина башкаруында шәрык биюен тамашачы алкышларга күмде.
Сабан туен халкыбызның йөзек кашы булган милли көрәштән башка күз алдына китереп булмый. Волейбол кырында Иске Тәрбит командасына тиңнәр булмады. Алар төрле ярышларда, Сабан туйларында беренчелекне кулдан ычкындырмый. Кошман егетләре бу юлы икенче, Иске Чәчкаб командасы өченче урынны алды. Кече Мәме командасы дүртенче урын белән чикләнде.
Мәйдан уртасында 24 килограммлы гер күтәрү буенча ярышта Хуҗа Хәсәннән Дмитрий Макаров җиңүгә иреште. Кошман авылы егетләре Динар Гатауллин белән Зөфәр Миңнуллин икенче-өченче урыннарны бүлеште. Кул көрәштерүдә Апас егете Фәнис Гәрәев көчлерәк булып чыкты, кайбычлылар аны җиңә алмады. Икенче урын Борындыктан Сирин Әхмәтшинга, өченче урын Кече Кайбычтан Илнар Гәрәевка бирелде. Аркан тартышуда Яшел Үзән шәһәреннән Ринат Борһанов җитәкләгән команда җиңү яулады. Икенче урынга шәхси эшмәкәр Зөлфәт Халиков командасы чыкты. Өченче урын Кошманнан Динар Гатауллин командасына бирелде.
Милли көрәштә укучылар арасында 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Апас районының Каратун авылыннан килгән Айдар Садриев беренче урынны яулады. Ул - быелгы Апас Сабан туенда укучылар арасында абсолют батыр калып, җиңел машина откан егет. Икенче урынны Олы Кайбычтан Азамат Михайлов алды. Өченче урын Кошманнан Айдар Камалиевка бирелде. 50 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Мәлки авылы егете Павел Горшков, абсолют батыр калып, традицион бүләк - тәкәгә лаек булды. Икенче урынны Кече Мәмедән Денис Старшов, өченче урынны Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин алды.
65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Валерий Фомин җиңү яулады. Шушы арада хәрби хезмәттән кайткан Кече Кайбыч авылы егете Фәннур Хикмәтуллин икенче урынны алды. Кече Мәмедән Станислав Токсаров өченче урынга чыкты. 65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Иске Тәрбит авылы егете Артур Ивановка тиңнәр булмады. Икенче урынны Кече Мәмедән Вениамин Киселев яулады. Өченче урын өчен Кошман егете Динар Гатауллин һәм Кече Мәмедән Андрей Козин арасында бик озак көрәш барды. Көчләре тигез булу сәбәпле, җиңүчене тиен акча чөеп ачыкладылар. Ул Динар Гатауллин булды.
Бәйрәмдә кошманлылар барлык ярышларда да актив катнашып, призлы урыннар да яулады. Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга яңа көрәш келәме бүләк итте. Димәк, алдагы еллар Сабан туйларында кошманлылар үзләрен күрсәтер әле, дигән өмет зур.
Бәйрәм тантанасы фейерверк белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев