«Ханым-солтаным» – Кече Урсактан
Узган атнаның җомгасында район мәдәният йортында "Ханым- солтаным" бәйгесенең финал туры узды.
Бәйгедә катнашучылар: Борындыктан Талия Хәлиуллина, Кече Урсактан Рәмзия Хикмәтуллина, Зур Тәрбиттән Галина Уткина, Кече Кайбычтан Сания Зафина, Хуҗа Хәсәннән Галина Ипатьева, Чүтидән Гөлгенә Әймәтова үзләрен төрле яклап күрсәтте. Алар җырлады да, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтте. Бу ханымнарның барысы да хөрмәткә лаек аналар, гаиләдә үрнәк, җәмгыятьтә дә үз урыннары бар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, йорт эшләре белән шөгыльләнәләр, оныклар тәрбиялиләр. Матур хезмәт юлы узганнар, араларында атказанган терлекчеләр дә, хат ташучылар да бар. Уңган хуҗабикәләр чәчәкләр үстерергә, җырларга, биергә, тәмле итеп ашарга пешерергә дә ярата. Балалары өчен өзелеп яшәүче олы җанлы аналар алар. Араларыннан бары Гөлгенә Әймәтова гына фермада ветврач булып эшли, калганнары лаеклы ялда. Әмма аларга карап, дәү әниләр, әбиләр дип әйтәсе дә килми. Яшь күңелле өлкән дусларыбызга барыбыз да сокландык. Сүз дә юк, конкурсантлар барысы да "Ханым-солтаным" исеменә лаек. Финалга кадәр авыл клубына гына түгел, район мәдәният йортына ук репетицияләргә йөргәннәр. Кыскасы бәйгегә бик җитди әзерләнгәннәр, өйдә дә яңа җырлар өйрәнгәннәр, тормыш һәм хезмәт юллары турында презентацияләр дә ясадылар. Шуңа да жюрига җиңүчене билгеләү авыррак булды, чөнки конкурсантларның барысы да уңган-булган, талантлы. Шулай да һәр номинациянең үз җиңүчеләрен билгеләделәр. Беренче булып чыгыш ясаган Талия Хәлиуллина "Зирәк ханым", Галина Уткина "Шаян ханым", Сания Зафина "Уңган ханым", Галина Ипатьева - "Моңлы ханым", Гөлгенә Әймәтова "Сөйкемле ханым" исеменә лаек булды. Ә "Ханым-солтаным" исеме Рәмзия Хикмәтуллинага бирелде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бәйгедә катнашучыларга чәчәкләр, бүләкләр тапшырып рәхмәтен белдерде һәм:
- Бүген сәхнәдә чыгыш ясаган ханымнарның барысы да мактауга лаек. Мин сезнең талантыгызга сокланам, бар яктан да килгән сез. Сәхнәдән дә матур итеп чыгыш ясадыгыз, уен-көлкегә дә оста икәнсез. Булдырасыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим, сәхнәләрдә шулай еш чыгыш ясагыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев