Кайбыч мәдәният йортында Нәүрүзне каршыладылар
"Серле, могҗизалы яз килә туган җиребезгә. Яз - барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз - яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендәге һәрнәрсә, гап-гади үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз...
Тамашачыларга иң элек яз турында презентация тәкъдим иттеләр. Концертны алып баручылар - Федераль казначылык идарәсе хезмәткәре Лилия Хәкимҗанова, "Татфондбанк"ның сак хезмәтендә эшләүче Айрат Гарәфетдинов Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгу тарихы, аңа бәйле йолалар турында сөйләп бетерүгә, сәхнәдә болын чәчәкләре төшерелгән яшел чирәм төсендәге күлмәк кигән Нәүрүзбикә ("Ак Барс" банк җитәкчесе Илсөя Хафизова), Көн (Саклык банкы хезмәткәре Мөршидә Зәйнуллина), Төн (Саклык банкы җитәкчесе Юрий Канашов), Кыш бабай (Федераль казначылык идәрәсенең сак хезмәтендә эшләүче Дамир Фәхретдинов) шул күренешне күрсәтте.
"Бүген без вакытларыбыз - сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың", - дип Төн белән Көн сөйләшә. Барысы да: "Нәүрүз килде, яз килде! Нәүрүз мөбарәкбад!" дип шатлана. Әнә шулай, күңелләргә дәрт өстәп, тамашачы белән сәхнәне бәйләделәр дә куйдылар. Концерт шәп булды! Без салым инспекциясе хезмәткәре Гөлнур Нәҗметдинова, "Татфондбанк"тан Айрат Гарәфетдинов, "Ак Барс" банктан Алсу Миңнуллина, Республика казначылык идарәсе хезмәткәре Гөлнара Хикмәтуллинаның тормыш иптәше Шамил ("Татфондбанк"ның сак хезмәтендә эшли) һәм кызы Кадрия, Гөлүсә Гарапова белән Алсу Шәрәфиеваның ("Ак Барс" банк, "Татфондбанк" хезмәткәрләре), "Татфондбанк"тан Гөлнара Гаттарованың кызы Адиләнең җырлавын яратып кабул иттек. Язучы Фоат Садриевның "Сиңа гына әйтәм" комедиясеннән, "Мунча ташы" репертуарыннан скетчлар да куйдылар. Республика казначылык идарәсе хезмәткәре Ләйсән Батталова - Алла Пугачева, ә Айрат Гарәфетдинов Николай Басков кебек киенеп, бергәләп фонограммага бигрәк килештереп җырладылар! Республика казначылык идарәсендә эшләп киткән Миләүшә Лотфуллина да хезмәттәшләре белән элемтәдә тора икән, концертта шәрык биюен биеде. Башка кунаклары да сәхнәдә чыгыш ясады. "Гномиклар", "Матрешкалар" һәм башка биюләргә Республика казначылык идарәсе, "Ак Барс" банк хезмәткәрләре Людмила Макарова белән Альбина Мәрдәншина өйрәткән булып чыкты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үзечшәннәр чыгышына югары бәя куйды. Концертны алып барган Лилия Хәкимҗанованың талантына да сокландык. Кайбычыбыз, тормыш турындагы әллә ничә шигырьне яттан сәнгатьле итеп сөйләде ул. Концерттан соң: "Кай арада өлгердең бу кадәр шигырь ятларга? - дип сорагач:
- Алар гел минем күңелдә йөри, йөрәгем түрендә урын алган. Кая гына барсам да, туган як турындагы шигырьләр үзем белән, - дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев