Яшәеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Контейнерлар ник тиз тула?
Яз башында ук район үзәгендә һәм авыларда игълан ителгән санитар икеайлык җәйге айларда да дәвам итте. Санитар-экологик хәлне яхшырту буенча эш ел әйләнәсе дәвам итәчәк.
-
Мөһим эшләр агышы
Район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин августның соңгы ике атнасына нәтиҗәләр ясады һәм бурычлар билгеләде.
-
Яңалык юл яра
Күптән түгел Олы Кайбычта көнкүреш калдыкларын түгү урыннарына бизәкләп эшләнгән тимер-бетон коймалар куелды, асфальт түшәлде.
-
Сак бул – котыру чире
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Хуҗа Хәсән авылында 2012 елның 13 августында үтерелгән кыргый төлкедән алынган биоматериалны лаборатор тикшерү вакытында котыру чире ачыкланган.
-
Сырхауханәдә диварлар да дәвалый
Бу атнада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов капиталь төзекләндерүдән соң Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге белән танышты.
-
Су булмауда кем гаепле?
"Без, Кошман авылының Такташ урамында яшәүчеләр, бик еш сусызлыктан тилмерәбез. Бу хәл кайчанга кадәр барыр, ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде".
-
Ат – кәҗә түгел, әмма...
Административ комиссия утырышында үз хуҗалыгында өч ат һәм ике тай асраучы Иске Чәчкаб авылы кешесе ике мең сум штрафка тартылды.
-
Парлы булсын гомерләр!
Бүген Кайбыч гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2012 елның 31 нче гаиләсе теркәлде.
-
Хыяллар тормышка аша
Мәлки авылы халкы заманча мәдәният йорты турында озак еллар хыялланды.
-
«Чиста су» программасы – гамәлдә
Авылларга су кертү узган гасырның җитмешенче еллар башында башкарылган иде. Хәзер бу суүткәргечләр әле бер, әле икенче җирдән тишелеп, су белән тәэмин итүдә тоткарлык тудыра. Мәсьәләне хәл итүдә "Чиста су" программасы ярдәмгә килә.
-
Балагыз төнлә йөрмиме?
"Кайбыч" полициясе бүлекчәсе хезмәткәрләре ТРның 2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы 71 нче законы таләпләре үтәлүгә җитди игътибар бирә.
-
Шөкер итик барысына
Иртән торып күзең ачсаң, Таң беленсә тәрәзәңдә, Исән-имин булганыңа Шөкер ит Хак Тәгаләгә. Дөньяларда яшәр, Иман белән тудык җирдә. Иксез-чиксез нигъмәтләрнең Шөкер итик һәммәсенә. Кием дисәң, кибет тулган, Ризыклар да төрле, мулдан. Көнебез якты, төнебез тыныч Барысы да Аллаһыдан. Җәйләр өчен яңгырлар бар, Кыш көнендә ява карлар. Саф һавасы, дәрья-сулар,...
-
Шатлык бүләк иттеләр
Район Картлар һәм инвалидлар йортында гомер йомгагын сүтүче әби-бабайларның хәлләрен белешергә әледән-әле киләләр. Бу арабызда игелекле җаннарның күп булуы турында сөйли.
-
Хәрби сер чишелде
Шушы көннәрдә генә редакциягә төз гәүдәле, баһадирдай егет солтаны килеп керде. Ихлас елмаюы белән барыбызны да әсир итте, җитмәсә, өстендәге солдат формасы да үзенә килешеп тора!
-
Сүздән эшкә күчәр вакыт
Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, Колаңгы авыл җирлеге советы секретаре Илсөяр Сибгатуллина катнашында узган административ комиссия утырышында Бәли авылы кешесенә көнкүреш калдыкларын үз йорт территориясеннән читкә чыгарып түккәне өчен полициянең участок уполномоченные Альберт Шәфиев тарафыннан төзелгән административ беркетмә тикшерелде.