Хыяллар тормышка аша
Мәлки авылы халкы заманча мәдәният йорты турында озак еллар хыялланды.
Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү буенча республика программасы кабул ителү мәлкилеләрнең хыялын чынга ашырырга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта төзүчеләр булачак мәдәният йортының түбәсен ябу, стеналарын штукатурлау белән шөгыльләнә, электр чыбыклары, санузелны эшләргә өлгергәннәр инде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белдерүенчә, 12х24 метр мәйданлы тамаша залы шул ук вакытта спорт залы функциясен дә үтәячәк, фельдшер-акушерлык пункты да монда урнашачак. Яңа объектны көз айларында куллануга тапшырырга ниятлиләр.
Төзелеш барышы белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин даими кызыксынып тора. Күптән түгел ул булачак мәдәният йортында төзүчеләр белән очрашып, эшләренең барышы, яшәү шартлары белән кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев