Үзе дә спорт ярата
Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы алышынды.
Хәзер әлеге бүлек белән моңа кадәр хокук саклау органнарында эшләгән Юрий Михайлов җитәкчелек итәчәк. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче санлы карары 12 гыйнварда дөнья күрде. 2013 елда Татарстаныбыз башкаласы Казанда узачак Универсиадага әзерлек алды елларында аңа Кайбычта спортны үстерүдә зур уңышлар телибез. Юрий Валтерович үзе дә спорт белән шөгыльләнә, Сабан туйларында ел саен милли көрәш буенча судьялык итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев