Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында "Казан каймасы" һәйкәле ачылды

"Әгәр дә сугыш елларында окоп казып җәфа чигүчеләргә һәйкәл куярга уйласалар, аны, һичшиксез,

 Иске Чәкаб авылы янына куярлар иде. Чөнки иң элек шушы авыл кырларында башланды бу эш", дип моннан күп еллар элек "Кайбыч таңнары" газетасында язып калдырган хәбәрчебез Әгъзам Тимершинның юраганы юш килде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә - 9 Майда "Казан каймасы" һәйкәле ачылды. Пандемия булмаса, үзәкөзгеч зәмһәрир салкыннарда окоп казыган Иске Чәчкаб авылы кешеләре, районыбыз авылларында, ТАССРның төрле төбәкләрендә, Казанда яшәүчеләр катнашында зурлап үткәрелер иде дә бит бу тантана. Әмма, нишлисең, үзчикләү режимына каршы барып булмый. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мөмкин кадәр аз кеше катнашында гына узды ул. Бөек Ватан сугышы ветераны, 99 яшьлек Зиннәтулла Заһидуллин да монда килү теләген белдергән. Ул әлеге изге гамәлнең башында торучыларга тирән рәхмәтле булуын әйтте.


-Без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына алдан ук бик бай программа әзерләп куйган идек тә бит. Бу авыр чорны бердәм булып, исән-сау үткәреп җибәрергә язсын. Алда бәйрәмнәребез күп булыр әле,- диде Альберт Илгизәрович.-Без бу һәйкәлне кайда урнаштыру турында күп уйландык. Иске Чәчкабны сайлавыбыз юкка гына түгел. Чөнки "Казан каймасы" дип аталган Идел төбәге районнарында оборона чикләре төзелеше шушы авыл кырларыннан башланган. Ул вакытта колхоз "1 Май" исемен йөрткән. Окоп казучыларның үзәге - штабы да шушы авыл мәктәбенә урнашкан була. Грант акчасына һәм хәйриячеләр ярдәме белән төзелгән бу һәйкәл тылдагылар хезмәтенә тирән хөрмәтебез билгесе. Анда чәчәкләр китерик, тарихи үткәнебезне онытмыйк, сугыш җиле һәр йортка диярлек кагылган бит.
Һәйкәлгә Җиңү билгесе - кызыл канәферләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев